Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Сазтамак күле юбилейга әзерләнә (фото)

Халык телендә Сазтамак күле дип йөртелүче буа яныннан җәй буе халык өзелми. Ник дигәндә, олы юлга якын, транспортны куярга да урыны уңайлы, су коенып чыгасың да, рәхәтләнеп кояшта кызынасың, учак ягып көлендә бәрәңге пешерәсең, шашлык кыздырасың, самавыр чәе кайнатасың, балык тотасың. Кыскасы, гаилә, дуслар һәм якыннар белән ял итү өчен...

-Район башлыгы Сергей Димитриевның теләктәшлеге, республиканың Экология һәм табигый ресурслар министрлыгының ярдәме белән эшне уңышлы гына башкарып киләбез. Сазтамак буасын төзекләндерүгә узган елның июль аенда тотынган идек, бер көн дә туктап торганыбыз булмады. Кышкы салкыннарда, кар-бураннарда да иртәнге сәгать җидедән кичке сәгать җидегә кадәр эшлибез, - ди оешма җитәкчесе Тимерхан Әхмәтҗанов. - Җәй көне буаның суын агызып бетереп, агач-куакларны кистек, аларны төпләдек, камышларны чистарттык. Сазтамак авылындагы зур күпергә параллель рәвештә ДТ тракторлары йөрү өчен махсус күпер ясадык. Моның өчен 1400 миллиметр диаметрдагы зур торбалар файдаланылды. Шулай ук буаның су агызу корылмасы да төзекләндерелде, яңа шудырма (задвижка) һәм торбалар куелды, яз көне суны җыю, ә көзен аны җибәрү өчен кулланыла торган шандор өлеше ремонтланды, янгын гидранты урнаштырылды.

Буа тәмам саеккан булган ки, оешма хезмәткәрләре инде бер ай дәвамында аның төбен чистарталар. Моның өчен Т-130 бульдозеры, бер экскаватор, өч КамАЗ җәлеп ителгән. Ягулык-майлау материаллары белән "Урал" хуҗалыгы, Кукмара "Татнефтепродукт" оешмасы, шәхси эшмәкәр Нәсимә Хафизуллина булыша.

-Проект документлары буенча буаның киңлеге - 150, озынлыгы - 314, ә тирәнлеге 4 метр булырга тиеш, - дип сүзен дәвам итә мелиоратор. - Су төбен ләм, ташлар, җыелган чүптән тулысынча арындыру өчен тагын шактый вакыт кирәк булыр әле. Көннәр җылыта башлагач, план буенча буаның яр буйларын төзекләндерү эшенә керешәчәкбез. Моның өчен иң элек начар, бөтенләй яраксыз хәлгә килгән плитәләрне алыштырасы була. Кызыл балчык түшәп ныгытканнан соң, эрозия килеп чыкмасын өчен яр буйларына иң элек вак таш җәяргә, поселокның Нурминкә яры буендагы шикелле декоратив ташлар белән бизәргә планлаштырабыз. Эшне исә июль-август айларында төгәлләп, файдалануга тапшырырга ниятлибез.

-Авыл халкына гына түгел, кукмаралыларга да күп еллар дәвамында хезмәт иткән буа, чыннан да, төзекләндерүгә мохтаҗ иде, - ди Байлангар җирлеге башлыгы Илфат Миннегалиев. - Әмма халыктан булганны саклап тоту да соралачак. Юкса, ял итәргә килүчеләрнең күбесе үзләре артыннан чүп-чарны җыештырып китмиләр. Яз-көз айларында берәр трактор арбасы чүп җыеп түгәргә туры килә. Яңартылган, икенче сулыш алган сулык янында киләчәктә тәртип урнашыр, буа Кукмараның "визит карточкасы" булыр, дип ышанабыз.

"Кукмара мелиоводстрой" җәмгыяте Каенсардагы плотинага да капиталь ремонт уздырачак, шулай ук Лубяндагы күл дә төзекләндерү көтә. Аның яр буйларын ныгытып, язгы ташулар вакытында гадәттән тыш хәлләр килеп чыкмасын өчен корылмаларын төзекләндереп, елга юлын казып, тирәнәйтергә планлаштыралар.

Алсу ИДРИСОВА. Тимерхан ӘХМӘТҖАНОВ фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев