Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Рөстәм Миңнеханов Татарстан халкын Раштуа бәйрәме белән котлады

Бу тантана рухи яңарышка, гаделлеккә һәмигелеккә омтылыш хисләре, якты өметләр уята,тормышның һәркемгә аңлаешлы булган мәңгелек асылы – гаилә нигезенең какшамаслыгы, Ананың баласына мәхәббәте, сабый күңеленең сафлыгы турында искәртеп, дин тотучыларны изге гамәлләргә дәртләндерә.

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов православие динендәге Татарстан халкын Раштуа бәйрәме белән котлады.

«Православие динендәге хөрмәтле ватандашлар!

Сезне ихластанРаштуа бәйрәме уңаеннан тәбрик итәм!

Бу тантана рухи яңарышка, гаделлеккә һәмигелеккә омтылыш хисләре, якты өметләр уята, тормышның һәркемгә аңлаешлы булган мәңгелек асылы – гаилә нигезенең какшамаслыгы, Ананың баласына мәхәббәте, сабый күңеленең сафлыгы турында искәртеп, дин тотучыларны изгегамәлләргәдәртләндерә. 

Казан Мәрьям Ана иконасы күпмилләтле республикабыз башкаласыныңдөньякүләм мәшһүр символларыннан берсе буларак танылды. Әлеге иконаның яңадан торгызылган соборда куелган,могҗизалар тудыра торган күчермәсенә олылап баш ию өчен илебезнең һәм Җир шарының төрле төбәкләреннән  бик күп кешеләр килә. 

Төрле милләт һәм дин вәкилләре тату һәм тыныч яшәгән Татарстанда гомум тырышлыгыбызны нәтиҗәле хезмәттәшлеккә һәм шәфкатьлеэшләргә юнәлтүебез барыннан да кыйммәт күрелә. Әлеге четерекле заманда күпгасырлык уртак тарихыбыз дәвамында тупланган рухи хәзинәләрне – эш һәм фикер берлеген, күркәм күршелекне һәм үзара аңлашуны, якты киләчәккә ышанычны саклау бик мөһим. Болар барысы да Милли мәдәниятләр һәм гореф-гадәтләр елында аеруча зур әһәмияткә ия.

2023 ел хәерле гамәлләргә һәм зур казанышларга бай булыр, һәрберебез Татарстан җәмгыятенең рухи үсешенә көченнән килгәнчә өлеш кертер дип ышанам. 

Сезгә чын йөрәктән бәйрәмчә күтәренке рух, нык сәламәтлек, иминлекһәм уңышлар телим», - диелә котлауда.

 фото: tatarstan.ru

 

  

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев