Россия Президентын сайлау көнендә Кукмарада төрле чаралар үткәреләчәк
18 март – Россия Президентын сайлау көнендә Кукмара шәһәрендә үткәреләчәк чараларның программасы
1. 10.00-13.00 сәгатьләрдә Җиңү Паркы каршындагы мәйданда “Кышны озату” бәйрәме:
10.00-10.20 сәгатьләрдә район Мәдәният йорты хезмәткәрләренең “Кем кышка каршы?” театраль күренеше;
10.20-10.25 сәгатьләрдә карачкы яндыру;
10.25-13.00 сәгатьләрдә
- район Мәдәният йорты оештырган зур концерт программасы (район Мәдәният йортының “Калинка”, “ЭВВА”, “Мечтатели”, “Глория” вокал ансамбльләре һәм аерым җырчылар катнаша);
- Чыгышлар арасында сәхнә янында төрле уен-конкурслар була: күзне бәйләгән килеш йөгерү, бер аякка чаңгы киеп йөгерү, кашыкка йомырка куеп йөгерү, бәйләнгән аяклар белән парлашып йөгерү, итекне ераклыкка ату, викториналар;
10.30-13.00 сәгатьләрдә спорт ярышлары:
- гер күтәрү;
- армспорт;
- скакалкада сикерү.
Балалар өчен уен мәйданчыгы, сәүдә нокталары оештырыла.
2. “Кукмара” чаңгы базасында:
10.00-13.00 сәгатьләрдә балалар арасында шәхси беренчелеккә чаңгы ярышы;
13.00-20.00 сәгатьләрдә чаңгыда күмәк шуу.
3. “Тау чаңгысы” базасында
11.00-17.00 сәгатьләрдә тау чаңгысында күмәк шуу;
9.00-21.00 сәгатьләрдә тюбинг трассасыннан шуу.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев