Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Район газетасы акциясенә йомгак: ике капчык гранулалы катнаш азык уйнаттык

Акциядә катнашучылар исемлегендә барлыгы 360 абунәче теркәлгән иде.

Май ае чеби, каз, үрдәк бәбкәләре сатып ала торган вакыт булуын исәпкә алып, без бу юлы кош-корт үстерүчеләрне сөендерергә булдык: 40ар килограммлы ике капчык гранулалы катнаш азык үз ияләрен тапты. 

Акциядә катнашучылар исемлегендә барлыгы 360 абунәче теркәлгән иде. Җиңүчеләрне ачыкларга Кукмарадан газетага язылырга килгән укучыбыз Рәхилә апа Ярмиева булышты. Ул, компьютердагы «тычкан»га басып, очраклы саннар генераторы ярдәмендә ике отыш иясен билгеләде. 

Бәхетле саннар - 204 һәм 214. Әлеге саннар янында Кукмарадан Зөмәрә Җиһаншина һәм Зур Кукмарадан Әнисә Хәбибуллиналарның исем-фамилияләре теркәлгән. Җиңүчеләрне котлыйбыз!

Бүләкне алырга, иң беренче булып, Әнисә Хәбибуллинаның тормыш иптәше Минсур абый килде. 

«Бер-ике ел элекме икән, безнең  сездә Яңа ел бүләкләре отканыбыз бар иде», - диде ул. 

«Бәхетле кеше икәнсез, кайберәүләргә бер тапкыр да чыкканы юк бит әле», - димен.

«Бәхетледер, Аллага шөкер. Тормыш иптәшем белән  36 ел бергә матур гомер итәбез, балалар үстердек, хәзер оныклар сөябез. Бәхетле булмасак, боларның берсенә дә ирешмәс идек», - диде яңа танышым.

«Хезмәт даны»на үзебезне белә башлаганнан бирле язылабыз, әниләр дә гомер буе газета алдырдылар, дип  сөйләде Минсур абый. Язылу турындагы квитанцияне исә редакциягә кызлары ватсап аша җибәргән булган. Шуңа күрә отыш турындагы сөенчене дә әти-әниләренә ул җиткерде.

«Тавыклар асрасак та, чебешләребез юк иде. Катнаш азык откач, сатып алмыйча булмас инде. Газетаны яратып укыйбыз. Бөтен рубрикалар да кызыклы һәм кирәкле. Хәтта рекламасы да, чөнки ашыгыч берәр әйбер кирәк булса, газетадан номерларын табып шалтыратасың да, шул арада китереп тә бирәләр. Бүләк өчен зур рәхмәт, көтелмәгән, һавадан төшкән кебек булды», - диде ул. 

Икенче бүләк иясе Зөмәрә Җиһаншина урынына шулай ук тормыш иптәше Рашат Каюм улы килде. Алар – «Хезмәт даны»ның күптәнге укучылары. 

«Гомер-гомергә газета белән дус булдык. Әти Пычак авылында башта укытучы, аннан мәктәп директоры булып эшләде, шуңа күрә вакытлы матбугат күп килә иде. Без кечкенәдән шуларны укып үстек. Зөмәрә ханым турында әйтеп тә торасы юк: газета-журналларга мәхәббәт аның канына сеңгән. Безнең Зөмәрә – бик тырыш бит ул: “Ак калфак” оешмасын җитәкли, анда нинди генә чаралар үткәрмиләр, шул ук вакытта йорт-кура тирәсендә дә эшләргә вакыт таба, бакчада нинди генә чәчәкләр үстерми. Күптәннән инде кош-корт та аласы килә, оя ясап бир, дип сорый иде, катнаш азык откач, быел эшләми булмас инде», - диде ул. 

Рашат Каюм улы табиб буларак сәламәтлек, әхлак, тәрбия темаларына язмалар укырга яратам, ә сезнең газетада болар барысы да яктыртыла, дип, хезмәтебезгә югары бәя бирде. “Күп кеше дару белән сәламәт булырга җыена, үз өстендә эшләми, кулларыннан килгән, бер тиен акча сорамый торган  чаралардан файдаланмый: дөрес тукланмый, суны җитәрлек күләмдә кулланмый... Элеккеге галимнәр дә: «”Ризыгың – дару, даруың ризык булсын”, - дигәннәр бит», - дип, газета укучыларга киңәшләрен дә җиткерде.

Игътибар: июнь аенда - яңа акция!

Агымдагы подписка чорының өченче, ягъни йомгаклау акциясен башлыйбыз, дуслар. Анда быелның икенче яртыеллыгына район газетасына язылып, квитанциясен редакциягә юллаган һәркем катнаша ала. Апрель, май аенда язылучыларның квитанцияләре инде теркәлде, ә июньдә язылучылардан хәбәрләр көтеп калабыз. 

Бу юлы кыйммәтле призлар –  тематик җыелмалар уйнатылачак:

  • «Чиста өй» (өйне җыештыру өчен юу средстволары);
  • «Кер юабыз»(кер юу өчен средстволар);
  • «Тәмле аш-су әзерлик» (антибактериаль өслекле пычаклар җыелмасы Һәм башка кухня кирәк-яраклары);
  • «Табигатьтә ял» (табигатькә чыгу өчен сумка-суыткыч һәм башка кирәк-яраклар);
  • «Сәламәт булыйк» (кандагы кислород күләмен үлчәү өчен пульсоксиметр һәм Кузнецов аппликаторы);
  • «Запаслы булу кирәк» (азык-төлекләр җыелмасы).

Квитанцияләр 1 июльгә кадәр кабул ителә.  

Акциягә 2 июльдә йомгак ясалачак. 

Җиңүчеләр очраклы сайлап алу юлы белән билгеләнәчәк. Ә инде аларга нинди призлар эләгер – моны сайлауны аларның үзләренә тапшырачакбыз. Димәк, өлешләренә тигән көмешне үзләре тартып чыгарачаклар. 

Квитанцияләрне җибәрү өчен: 

  • Вотсап номеры – 8 986 909 15 43,
  • электрон адрес – hezmat_dani@mail.ru,
  • почта адресы – Кукмара шәһәре, Ленин урамы, 39а, а/я 54.

Акциянең сроклары, призларның саны һәм аларны алу тәртибе турында тулырак мәгълүмат – «Хезмәт даны» газетасы редакциясендә. Акцияне оештыручы – «Хезмәт даны» («Трудовая слава») газетасы редакциясе. Акциянең сроклары – 28.05.2021–02.07.2021. Белешмәләр өчен телефон 8(84364)2-65-60. Реклама. 16+
 

Фото: Ризилә Корбанова/ «Хезмәт даны»

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев