Рамил Нургалиев: Кукмара районында мошенниклар корбаннары кимеми
Узган ел 57 мошенниклык очрагы теркәлгән булган, быел – биш шундый очрак.
Узган елның декабрь ахырында билгесез зат «Авито» интернет-белдерүләр сайтына кулай бәягә кәрәзле телефон сату турында белдерү «элә». Бер кукмаралы кызыксынып шалтырата. Сатучы аның белән бик тиз уртак тел таба, шәхси мәгълүматларына үтеп керә һәм банк картасыннан 18 мең сумнан артык акчасын үзләштерә.
«Узган ел Кукмарада 57 мошенниклык очрагы булды, барлыгы 12 миллион сумлык зыян килде. Быел инде биш факт теркәлде. Алдау юлы белән акча үзләштерүчеләр турында һәрдаим аңлату эшләре алып барылуга карамастан, кызганыч, кырыгалдарларның тозагына төшүчеләр саны кимеми, көннән-көн арта гына», - ди район эчке эшләр бүлеге начальнигы Рамил Нургалиев.
Ялган юл белән акча үзләштерүчеләр халыкны талауның нинди генә юлларын уйлап тапмый. Кешенең шәхси мәгълүматларына ия булу өчен, тәүлекнең теләсә кайсы вакытында «Саклык банкы»ның иминият хезмәткәре буларак яисә башка финанс оешмалары исеменнән шалтырату, СМС-хәбәрләр юллау, теге яисә бу хезмәт күрсәтү, товар саткан өчен аерым түләү турында «ВКонтакте» социаль челтәрендә, төрле интернет-сайтларда язышу, бозым чыгару, кыйммәтле бүләк откан өчен акча күчерү, сыйфатсыз товар тарату, социаль хезмәткәр, табиб сыйфатында йортларга үтеп керү, дисеңме... Саный китсәң, мошенниклар тарафыннан кулланылучы ысулларның исәбенә чыга алмассың.
Мошенниклар интернет-мәйданчыклардан да электрон акчаларны бик җайлы гына урлый икән. Төрле мессенджерлардан электрон язышу барышында шәхси мәгълүматларны беләләр һәм исәп-хисап счетларыннан акчаларны үзләренә күчерәләр. Әйтик, 2020 ел ахырында алар кармагына бер Кукмара кешесе эләгә. Аның электрон киви-кошелегыннан 26 мең сумнан артык акчасы югала.
«Быелның февраль ае башында тагын бер райондашыбыз сигез мең сум акчасыннан колак какты. Интернет аша бензин белән эшли торган пычкы сатарга җыенган кукмаралы телефоннан сөйләшкән вакытта мошенникка үзенең банк картасы мәгълүматларын җиткерә. Картасыннан 8 мең сум акчасы югалгач кына, ул үзен алдаганнарын аңлый», - ди Рамил Нургалиев.
Барлык фактлар буенча да җинаять эшләре кузгатылды, тикшерү эшләре бара.
Полиция кисәтә:
Чит номерлардан шалтыратучылар белән сөйләшкәндә игътибарлы һәм сак булыгыз. Кемгәдер акча күчергәнче, телефонны сүндереп, мәгълүматның, шулай ук шик тудыручы хәбәрләрнең дөреслеген яңадан тикшерегез. Банк картасы һәм счет номерлары турындагы мәгълүматларны бары тик үзегез генә белегез, таныш булмаган кешеләр яисә интернет сату-алучылары юллаган шикле сылтамалар аша кермәгез.
Банк картасы артындагы номерны җыйсагыз да, сезгә барлык операцияләр буенча хәбәр бирәчәкләр. Ялган корбаны булган очракта кичекмәстән «02», «112» номерларына шалтыратыгыз.
Фото: Фәнил Мәрсетдинов
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев