Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Поселоктагы балалар бакчалары һәм мәктәпләрнең яңа уку елына хәзерлеге тикшерелде (фотолар)

Бүген райондагы мәгариф учреждениеләренең яңа уку елына хәзерлеген тикшерү максатында оешкан махсус комиссияләр үз эшләрен башлап җибәрделәр. Район башлыгы урынбасары Равия Каримуллина җитәкчелегендәге комиссия составында район мәгариф идарәсе методисты Зөбәйдә Хәбибуллина, Татарстан буенча "Роспотребнадзор" идарәсенең Саба, Мамадыш, Кукмара районнарының төбәкара бүлек белгеч-эксперты Сергей Демидовлар бар иде. Комиссия поселоктагы барлык мәктәпләрдә...

Бүген райондагы мәгариф учреждениеләренең яңа уку елына хәзерлеген тикшерү максатында оешкан махсус комиссияләр үз эшләрен башлап җибәрделәр. Район башлыгы урынбасары Равия Каримуллина җитәкчелегендәге комиссия составында район мәгариф идарәсе методисты Зөбәйдә Хәбибуллина, Татарстан буенча "Роспотребнадзор" идарәсенең Саба, Мамадыш, Кукмара районнарының төбәкара бүлек белгеч-эксперты Сергей Демидовлар бар иде. Комиссия поселоктагы барлык мәктәпләрдә һәм балалар бакчаларында булып чыкты. Балалар бакчалары, мәктәпләрдә башкарылган ремонт эшләре, җиһазландырылу дәрәҗәсе, санитар, янгын һәм хезмәт куркынычсызлыгы кагыйдәләренең үтәлеше, мәктәп яны участокларының торышы - боларның һәрберсе комиссия тарафыннан бәяләнде.

Алсу ИДРИСОВА хәбәре. Автор фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев