Пчеловод авылы фельдшеры Алиса Антиповага яңа Лада Ларгус автомобиле ачкычы тапшырдылар
Әлеге санитар автотранспорт бик ышанычлы, медицина носилкалары һәм башка кирәк-яраклар белән җиһазландырылган, диде район үзәк дәваханәсенең баш табибы.
«2021-2025 елларга Татарстан Республикасы сәламәтлек саклау өлкәсенең беренчел звеносын модернизацияләү» программасы буенча һәм Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов теләктәшлегендә Кукмара дәваханәсе базасына узган ел тугыз автомобиль бирелгән була.
«Медицина-санитар ярдәме күрсәтү өчен билгеләнгән җиңел автомобильләрнең дүртесенә фельдшер-акушерлык пункты һәм табиб амбулаториясе хезмәткәрләре ия булды. Бүләкләнүчеләр арасында Пчеловод авылы фельдшеры Алиса Антипова да бар. Ул хезмәт рейтингында югары үрләр били, үз эшен сыйфатлы итеп, җиренә җиткереп башкара. Әлеге санитар автотранспорт бик ышанычлы, медицина носилкалары һәм башка кирәк-яраклар белән җиһазландырылган. Фельдшер-акушерлык пункты ерак булган авылларга барып медицина ярдәме күрсәтү, авыруларны район үзәгенә алып килү өчен дә әлеге автомобиль уңайлы булачак», - диде район үзәк дәваханәсенең баш табибы Вадим Рәхмәтуллин.
Машинага медицина ярдәме дигән логотип ябыштырылган.
«Шатлыгымның чиге юк. Нинди зур бүләк бит бу!» - дип куана Пчеловод авылы медпункты фельдшеры Алиса Антипова.
Казан медицина көллиятен тәмамлаган райондашыбыз 2012 елдан халык сәламәтлеге сагында тора. Иң элек ул Югары Чура, соңыннан Кече Чура авыллары медпунктларында эшли. 2021 елның гыйнварында Пчеловодтагы өр-яңа ФАПка фельдшер итеп билгеләнә.
«Кечкенәдән табиб булырга хыялланган идем. Көллияттә дә яхшы билгеләргә генә өлгердем. Хезмәтемне яратып, күңел биреп башкарам. Минем карамакта 200 өлкән кеше, 30дан артык бала исәпләнә. Шөкер, демографик хәл начар түгел. Әле яңарак кына ике бәбәебез туды. Йөкле ханымнар да бар. Югары Чура авылында яшәгәнлектән, моңарчы эшкә үземнең машинада килә, авыруларны район үзәк дәваханәсенә дә алып бара идем. Ярдәм кирәк дип чакырсалар, башка авылларда яшәүчеләрнең гозерен дә кире какканым юк. Эш автомобиле булу - безнең хезмәтебезне олылау», - ди Алиса.
Авыл җирлегендә фельдшер булып хезмәт куючыларның эшен бер дә җиңел димәс идем. Медпунктта кабул итүдән тыш, чакырулар буенча өйләргә барырга, өстәвенә документ эшләрен дә үзвакытында һәм тиешенчә башкарырга кирәк.
Аннары бу хезмәт сабырлык һәм кешенең кайгы-хәсрәтенә битараф булмауны да таләп итә.
Фельдшерның сүзләренә караганда, пчеловодлыларны күбрәк йөрәк-кан тамырлары авырулары борчый икән. Кемнеңдер йөрәге кага, күкрәген кыса, кемнеңдер кан басымы күтәрелә...
«Җәйге чорда егылып, киселеп, төрле җәрәхәт алучыларның саны да бермә-бер арта. Аннары авылда умарта тотучылар күп булгач, корт чагып та мөрәҗәгать итүчеләр шактый. Шулай ук урман бете кадалган очраклар да юк түгел. Барысына да беренче медицина ярдәме күрсәтәм. Медицина хезмәткәре - тәнне генә түгел, җанны да дәвалаучы бит ул. Шуның өчен авыруга укол ясап, дару төймәсе биргәннән соң, бераз сөйләшеп тә утырсаң, җылы сүзләреңне кызганмасаң, аеруча күңелләре ачылып китә. Сәламәт яшәү рәвеше алып бару, дөрес итеп туклану, дару үләннәренең файдасы, физик күнегүләр ясауның организмга уңай тәэсире турында да гәпләшәбез. Өлкәннәр арасында: “Синең ягымлы елмаюың савыгырга булыша”, - дип, мине куандыручылар да бар. Бәлки, чыннан да, шулайдыр. Авыл халкы бик актив, үз сәламәтлегенә бармак аша карамый. Тиешле вакытта медицина тикшеренүенә дә баралар, диспансерлаштыруны да ахыргы көнгә кадәр сузмыйлар. Үзара килешеп эшләүдән дә рәхәте юк!» - ди Алиса.
Фото: Алсу Сәләхетдинова/ «Хезмәт даны»
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев