Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Олыяздан Әгълиуллиннар гаиләсенең 60 сыерлары бар

Алар хуҗалыктан исә һәр көн якынча 800-1000 килограмм сөт озаталар

Олыяз авылыннан Гөлчәчәк белән Фәнис Әгълиуллиннар хуҗалыкларында 60 савым сыер асрыйлар. Аларның көннәре һәрвакыт беренче кояш нурлары белән иртәнге сәгать өчтә башлана. Ай-һай, йокының иң тәмле вакыты бит, димен яңа танышларыма. “Бу вакытта йокыдан торуның бер авырлыгы да юк, чөнки таң атканда табигать үзенең энергиясен бирә, ә беренче кояш нурларын күрү - үзе бер матур манзара”, - диләр алар.

Әгълиуллиннар 2006 елда пай җирләрен алып, крестьян-фермер хуҗалыгы булып оешканнар, үз эшләрен булдырганнар. Фәнис - Кукмара аграр көллиятен, ә Гөлчәчәк кооператив техникумны тәмамлаган. Төрле җирләрдә хезмәт куйганнан соң, үзең өчен эшләүдән дә яхшысы булмас, дигән нәтиҗәгә килгәннәр. “Малларны электән күпләп асрадык, биш сыерыбыз бар иде, ә 2012 елда дәүләт программасы нигезендә ферма төзү мөмкинлеге бар икәнлеген белгәч, катнашып карарга булдык”, - диләр хуҗалар. Һәм алар илле савым сыерга исәпләнгән мал торагы торгызып, “40х60” программасы нигезендә савым залы эшлиләр. Вахитов исемендәге хуҗалыктан берсе-берсе 105 мең сумга егерме нәселле тана сатып алалар.

- Эш башлаган елларда бик авыр булды. Таналарның гына да бәясе ике миллион сумнан артыкка төште. Ул вакытта бу безнең өчен бик зур акчалар иде, - дип искә ала Фәнис алты ел элек булган вакыйгаларны. – Хәзер, Аллага шөкер, ныклап аякка бастык, эшебез дә көйләнгән. Элек тиресне чыгару, азык кертү, сыер саву өчен кул көче күп кулланыла иде. Ә бу абзарны төзегәннән соң, эшебез күпкә җиңеләйде. Хәзер сыерларның саны алтмышка җитте. Тана бозауларны киләчәктә сыер итәргә дип калдырып барабыз, ә үгез бозауларны үстереп сатабыз. Мал саны арткач, абзарларны да зурайту ихтыяҗы туа, 100 баш терлеккә мал торагы төзү өчен дәүләт программасы да бар икән. Әмма ул хәтле терлеккә азык хәзерләү өчен чәчүлекләр җитми. Безнең 200ләп гектар җир бар, тик әлеге мәйданнарның илле гектары гына - Олыязда, ә калганнары башка авылларда урнашкан: Каенлыкта, Чишмәбашта, Нормабашта...

Ләкин ерак булса да зарланып булмый, малларны ашатырга кирәк бит, ди фермер. Җирләрнең 40 гектарында - бөртеклеләр, калганында күпьеллык үләннәр, азык катнашмасы үстерәләр, кукуруз игәләр. Тиресне исә үзләренең сөрүлек җирләренә тараталар. Андый басуларда уңыш та яхшырак була, быел кукурузлар кул сузымы җитмәслек иде, диделәр. Ә менә бөртеклеләр үткән ел шәп чыккан, быел әллә ни мактанырлык булмаган. Малларга терлек азыгы итеп сенаж, силос әзерлиләр. Моның өчен бер базлары бар, ә калганнарын курган итеп салганнар. Быел малларга кыш буена җитәрлек азык запасы туплап куйганнар. Җирләрне эшкәртү өчен, гомумән, хуҗалыкта кирәк булырдай барлык техникалары да бар Әгълиуллиннарның. ДТ-75, ике МТЗ-82, 150 тракторлары, КамАЗ, ике комбайн – 100 гектар җиргә 700дән артык ат көче туры килә икән.

Малларның азык рационын жмых, патока һәм башка өстәмәләр белән баеталар, кукуруз орлыгы да тарттырып бирәләр. Он, сенаж белән генә мул продукция алып булмый, шуңа күрә мал азыгына акча жәлләгән юк, ул үзенә тоткан чыгымнарны барыбер кире кайтара, диделәр. Абзарларны агартып, чистартып торалар, елга бер мәртәбә дезинфекция ясыйлар. Маллар җәй көне утарда тора, шулай ук кышкы матур көннәрдә дә һава суларга чыгаралар.

Сыерларны исә көнгә ике тапкыр - иртәнге һәм кичке сәгать дүрттә савалар. Бу эшне Гөлчәчәк үзе башкара икән. Дүрт аппарат белән сауганда сәгать ярым вакыт кирәк, диде ул. Бер сыер көндәлек уртача 25-30 литр сөт бирә, хуҗалыктан исә һәр көн якынча 800-1000 килограмм сөт озаталар. Фермада сөтне суыту өчен бер тонна сыйдырышлы суыткыч куелган.

Алар авылдашлары Илнар Шәфигуллинны эшле иткәннәр. Аңа ферма тирәсендәге эшләр йөкләнгән: малларга азык кертү, тирес чыгару...

- Бик тырыш егет, кушканны җиренә җиткереп башкара. Шуңа күрә хезмәт хакын да лаеклы итеп түләргә тырышабыз, - диделәр фермерлар. - Җәй айларында кыр эшләре дә өстәлгәч, тагын өстәмә кешеләр алырга туры килә. Әмма эшче куллар табуы бик авыр. Чөнки “Урал” хуҗалыгы авылдашларны эш белән тәэмин итә.

Әгълиуллиннар өч бала үстерәләр. Олысы Ранис Казанда юридик белем алган, Гүзәл 9 сыйныфта укый, 6 яшьлек Әлфис балалар бакчасына йөри икән.

- Нинди эш булса да, балалар белән бергә башкарабыз. Ранисның Казаннан кайтканын көтеп торабыз. Техникадан да куркып тормый: машина-тракторны да йөртә, комбайннарны да иярли... Әлфисне исә маллар яныннан куып кайтара торган түгел, ашарларына бирәм, асларын чистартам, ди. Хезмәт тәрбиясе алып үсәләр балалар, Аллага шөкер, - диде Гөлчәчәк. - Бәлки читтән караганда бу кадәр мал асрау зур, мәшәкатьле хезмәт булып тоеладыр, әмма без күнектек инде, бер авырлыгын да тоймыйбыз. Яныбызда гына үрнәк алырлык көчле “Урал” хуҗалыгы бар. Аның җитәкчесе Газинур абыйны бик хөрмәт итәбез, ул - тәҗрибәле, олпат җитәкче. Шуңа күрә алар чәчкәндә - чәчәргә, җыйганда җыярга тырышабыз.

фото: Ризилә Корбанова, "Хезмәт даны"

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев