"Нью-Холланд"лар басу иңли
Элеватор коллективы ел саен урып-җыюга үзеннән зур өлеш кертә: басудан ашлык ташый, аны вакытында эшкәртеп, саклауга кую өчен күп көч куя. Моннан тыш, составында 5 "Нью-Холланд" комбайны, йөк машиналары булган механикалаштырылган отряд агрофирмаларга ярдәм күрсәтә. Бу көннәрдә алар "Кукмара" агрофирмасы кырларында иген уңышын җыя. Элеватор директоры, районның сыйфат контроле группасы...
-Бүгенге көндә уракта 25 машина катнаша. Алар ашлык, сенаж салу өчен яшел масса, "Арча" һәм әлеге районның "Мәрҗәни", Минзәлә районының "Чулман" агрофирмаларыннан ярма ясарга яраклы арпа ташыйлар. Комбайннар да уракның беренче көненнән үк кырда. Инде 2291 тонна бөртекле ашлык җыеп алынды. Суктырылган ашлыкның орлыкка дигәне агрофирмаларның ындыр табакларына, калганы үзебезгә кайтарыла, - ди элеватор җитәкчесе Радик Хуҗин.
Әлеге отряд начальнигы Руслан Муллахмәтов берүк вакытта автоколонна җитәкчесе дә, уракта катнашучы техникага хезмәт күрсәтүче дә, алмаш шофер да, комбайнчыларны басуга алып барып-кайтып йөрүче дә икән. Вакыты минутына кадәр бүленгән, шуңа үзен кырда очрата алмадык, элеваторда ремонт эшләре белән мәшгуль булган чагына туры килдек. Комбайнчылар да ышанычлы, тәҗрибәле, үз һөнәренең остасы булганнар исәбеннән. Бригадирлары - Пенәгәр егете Илсур Хисаметдинов элегрәк елларны урак өстендә Зур Кукмарада эшли иде. 2007 елдан "Нью-Холланд"ка утырган. Ярдәмчесе - поселокның 4нче урта мәктәбе укучысы Инсаф дүртенче елын әтисенә булыша. Укуда да сынатмый, олимпиадаларда катнаша, үзе көрәшче дә икән. Егет кешегә җитмеш төрле һөнәр дә аз дигәндәй, үзеннән менә дигән техника остасы чыгачагына да шик юк. Әтиле-уллы Иван Кузнецовлар икесенә бер кыр корабы иярлиләр. Калганнарында Фидаил Галимов белән Азат Баһаветдинов, Разим Шәмсетдинов белән Рәдиф Хәсәнҗанов, Илфат Мөхетдинов белән Альмир Сәйфетдиновлар эшли. Басудан ашлык ташучы шоферлар Эдуард Зиатдинов белән Динар Яппаровлар да көн буе "аяк өстендә".
-Хезмәт яхшы оештырылган, ике тапкыр басуга кайнар ризык китерелә, ягулыкка өзеклек юк. Уңыш та елына күрә зарланырлык түгел. Шушы агрофирманың 20 гектарлы солы басуының һәр гектарыннан 30ар центнер икмәк җыелды. Кичә тау битендәге кырда эшләдек, һәр гектардан 17,5 центнер арпа суктырылды, - ди Илсур Хисаметдинов.
Әлеге комбайннарның җитештерүчәнлеге югары - уңыш яхшы булганда көненә 100-120 тоннага кадәр ашлык суктыру мөмкинлегенә ия. Быел бу күрсәткечне 60ар тоннага җиткергән көннәре булган. "Хезмәт кешесен кайгыртып, аңа уңайлы булсын дип ясалган техника бу", - дип мактыйлар егетләр үзләренең кыр корабын. Әмма бер ягы бар - ургычлары 7 метр киңлекне иңләгәч, басу тигез булмаганда бөтен буе белән җиргә тиеп бетми. Шуңа иңкү урыннарда кыска сабакларны алып бетерә алмый икән.
-Иген уңышы быел бик кадерле, шуңа ашыгып эшләмәгез, югалтулар булмасын, - дип кисәттеләр комбайнчыларны элеватор җитәкчесе белән контроль группасы әгъзалары.
"Биредә эшне төгәлләгәч, Киндеркүл басуына, аннан Байлангарга күчәбез", - дип калдылар егетләр. Ул арада төшке аш килде. Тиз генә тамак ялгап аласы да, тагын кызу эшкә тотынасы: аларны әле гектарлаган басулар көтә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев