Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Кукмарада «Район гражданнарын торак-коммуналь хезмәтләр өчен электрон түләү күнекмәләренә өйрәтү буенча “IТ-чемпион”» конкурсында катнашучыларны бүләкләделәр

Конкурс «Иң актив мәктәп укучысы» һәм «Иң актив мәктәп» номинацияләрендә үткәрелде.

2022 елның 1-31 маенда «Район гражданнарын торак-коммуналь хезмәтләр өчен электрон түләү күнекмәләренә өйрәтү буенча “IТ-чемпион”» бәйгесе узды. Конкурс «Иң актив мәктәп укучысы» һәм «Иң актив мәктәп» номинацияләрендә үткәрелде. Бүген Кукмарада конкурста җиңүчеләрне бүләкләделәр.

«Катнашучыларның бурычы олыларны, шул исәптән әти-әниләрне, әби-бабайларны uslugi.tatarstan.ru порталында түләүләрне башкарырга өйрәтү иде, моның өчен аларга баллар бирелеп барды. Аларның саны буенча җиңүчеләр ачыкланды», - дип сөйләде район мәгариф идарәсенең өлкән методисты Таһир Нәбиев.

«Иң актив мәктәп укучысы» номинациясендә ун укучы билгеләнде. Ләйлә Гатина (Байлангар мәктәбе) – беренче, Сөмбел Саликеева (Манзарас мәктәбе) - икенче, Рәзил Саликеев (Манзарас мәктәбе) өченче урынны яулады. Калган урыннарны Дилия Харисова (Байлангар мәктәбе), Камил Галимуллин (күппрофильле лицей), Әмир Шәрәфиев (Пычак мәктәбе), Рөстәм Исламов (Югары Арбаш мәктәбе), Ризван Ризванов (Олыяз мәктәбе), Алия Әгълиуллина (Байлангар мәктәбе), Данил Гәрәев (Сардекбаш мәктәбе) бүлеште.

«Иң актив мәктәп» номинациясендә беренче урынны Байлангар мәктәбе алды, Пычак мәктәбе - икенче, Туембаш мәктәбе - өченче урында.

Җиңүчеләргә акчалата бүләкләр тапшырылды.
 

Фото: Эльвира Иванова/ «Хезмәт даны»

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев