Марсил Төхбәтуллин Кукмара районында яшәүчеләргә ялгыз ата-аналар һәм булачак әниләр өчен яңа түләүләр турында сөйләде
1 июльдән Россия Пенсия фондларында 8 яшьтән 17 яшькә кадәрге бала тәрбияләүче тулы булмаган гаиләләрдән, иртә срокта медицина оешмасына исәпкә баскан йөкле хатын-кызлардан яңа төр пособиеләр алу өчен гаризалар кабул итә башладылар.
Җәйнең икенче ае күңелле хәбәрләрдән башланды. 1 июльдән Россия Пенсия фондларында 8 яшьтән 17 яшькә кадәрге бала тәрбияләүче тулы булмаган гаиләләрдән, иртә срокта медицина оешмасына исәпкә баскан йөкле хатын-кызлардан яңа төр пособиеләр алу өчен гаризалар кабул итә башладылар.
Түләүләр турында тулырак аңлатып узу өчен Кукмара районы Пенсия фонды бүлекчәсе җитәкчесе Марсил ТӨХБӘТУЛЛИНга мөрәҗәгать иттек.
- Марсил Габделфәртович, сүзне балаларга бирелүче түләүләрдән башлыйк әле.
- Әлеге төр пособие гаиләдә әти яисә әнисе генә булган, суд карары буенча алимент билгеләнеп тә, ниндидер сәбәпләр белән аны ала алмаган, алимент бирелеп тә мохтаҗ дип танылган, әтисе я әнисе үлгән, хәбәрсез югалган дип игълан ителгән 8-17 яшьлек балаларның һәркайсына бер ел дәвамында биреләчәк. Түләү бер елдан соң гариза буенча озайтыла.
Шуны да билгеләп узыйм: пособие гаиләнең җан башына кереме халыкның җан башына яшәү минимумыннан артып китмәгән очракта гына түләнә. Татарстан Республикасында әлеге минимум 9955 сум. 2021 елда балаларга тиешле түләү Татарстанда баланың яшәү минимумы – 9995 сумның яртысын, ягъни 4997 сум 50 тиенне тәшкил итәчәк.
Пособие билгеләнү турында гариза белән бала 8 яшькә җиткән көннән алты айдан да соңга калмыйча мөрәҗәгать иткән очракта түләү балага 8 яшь җиткән көннән билгеләнә, ләкин 2021 елның 1 июленнән иртәрәк булмаска тиеш. Әйтик, балага 8 яшь быелның 2 июле көнне тулды, ди. Әмма ниндидер сәбәпләр нәтиҗәсендә әти-әни гариза белән декабрь аенда гына мөрәҗәгать итә. Бу очракта түләү балага 8 яшь тулган көннән билгеләнә. Чөнки гариза аңа 8 яшь тулганнан соң алты ай эчендә бирелә. Ә инде гариза Пенсия фондына балага 8 яшь тулып, алты ай узганнан соң юлланыла икән, пособие гариза теркәлгән айдан түләнә.
Тагын бер мисал китерим. Балага 17 яшь быелның 5 октябрендә тула, гариза исә июльдә юллана. Аңа ай башында 17 яшь тулуга карамастан, пособие июль, август, сентябрь һәм октябрь айлары өчен тулысынча биреләчәк.
- Булачак әниләргә өстәмә ярдәм ничек каралган?
- Йөклелек алты атнадан арткан һәм медицина оешмасында 12 атнага кадәр исәпкә баскан, авыр финанс хәлендә калган булачак әниләргә шулай ук ярдәм күрсәтеләчәк. Хатын-кыз исәпкә басканнан соң 30 көн эчендә түләү билгеләүләрен сорап мөрәҗәгать итсә, аңа пособие исәпкә баскан айдан бирелә. Ә инде гариза 30 көннән соң язылса, түләү гариза теркәлгәннең икенче аеннан гына билгеләнә.
Өстәмә түләү булачак әниләргә гаиләдәге җан башына уртача керем төбәктә кабул ителгән өлкән кешенең яшәү минимумы – 10622 сумның 50 проценты күләмендә бирелә. Пособие 5311 сумны тәшкил итәчәк, һәм ул хатын-кызга бала тапканчы, шул айны да тулысынча кертеп, я йөклелекне өзгәнчегә кадәр түләнәчәк. Өстәмә түләүгә дәгъва кылучы ханым, йөклелекнең 10-14, 18-22, 30-32 атналык чорында табибка килеп, үзенең йөкле булуын дәлилләтеп торырга тиеш. Статус үзгәрү түләүгә йогынты ясый. Пенсия фондына социаль иминиятләү фондыннан расланган мәгълүматка карап, түләү туктатылырга яисә яңадан түләнә башларга мөмкин.
- Гаризаларны ничек тапшырырга?
- Өстәмә түләүләргә гариза Дәүләт хезмәтләре порталы аша электрон рәвештә бирелә.
Гаризаны тутырганда гариза язучының паспорты, йөкле хатын-кызлар өчен мәҗбүри медицина иминиятләштерүе полисы, язылышу яисә никахны таркату язуы, баланың туу турында таныклыгы һәм тормыш иптәше турында мәгълүмат, исәп-хисап счеты реквизитлары кирәк булачак. Счет гариза язучының үзенеке һәм ул гамәлдә булырга тиеш. Гаризада кечкенә генә хата булса да, түләү билгеләү турында карар чыгару вакытын озынайта.
Портал аша эш иткәндә анда гаризаның каралу-каралмау статусын шунда ук күреп була. Теге яисә бу документ кирәк икән, шәхси кабинетка хәбәр килә, Пенсия фонды хезмәткәрләре мәгълүматларны ведомствоара хезмәттәшлек юлы белән үзләре соратып ала.
- Өстәмә түләү өчен гариза кире кайтарылырга мөмкинме?
- Әйе. Әгәр дә гаризада күрсәтелгән мәгълүматлар дөреслеккә туры килми, яисә анда хаталар бар икән, түләү билгеләнмәү турында карар чыгарыла. Гариза белән мөрәҗәгать итүче Пенсия фондына кирәкле документны тапшырмаска мөмкин. Мәсәлән, йөкле хатын-кызның ире чит илдә эшли, ди. Аның кереме турындагы белешмә мөрәҗәгать иткәннән соң 10 көн эчендә тапшырылырга тиеш.
Түләү билгеләгәндә барлык гаилә әгъзаларының да кеременнән тыш (алимент, стипендия, пособие, хезмәт хакы һәм башкалар), милек бәяләмәсе дә исәпкә алына. “Аз керемле гаилә” статусы өчен Татарстанда торак мәйданы нормативы һәм милкендә торак яки торак булмаган объектлар булу-булмавы исәпкә алына. Бу очракта «нуль керем» төшенчәсе мөрәҗәгать итүчеләргә дә, аның гаилә әгъзаларына да кулланыла. Пособие мөрәҗәгать итүче яки аның гаилә әгъзаларының милкендә торак әһәмиятендәге ике һәм аннан күбрәк объект, йорт, торак төзелеше булган очракта бирелми.
Яңа төр өстәмә түләүләр «Аз керемле гаилә» статусы булган гаиләләргә генә бирелә. Ә инде гаиләнең мохтаҗлыгы ведомствоара хезмәттәшлек барышында ачыклана.
- Бер тапкыр бирелүче пособиеләргә дә тукталсагыз иде.
- Россия Президенты Владимир Путин карары белән августта 6 яшьтән 18 яшькә кадәрге укучы балалары булган гаиләләргә бер тапкыр 10 мең сум күләмендә акча биреләчәк. 6 яше тулган, әмма быел мәктәпкә бармаучы балаларның гаиләләре дә әлеге акчага ия булачак. 18 яшьтән 23 яшькә кадәр булган, төп гомуми белем бирү программасы буенча укучы инвалидларга да өстәмә түләү каралган. Ул шулай ук ун мең сумны тәшкил итә.
Түләүләрне алу өчен гаризаларны 15 июльдән Дәүләт хезмәтләре порталы аша электрон рәвештә юлларга кирәк.
фото: «Татар-информ» МА
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев