Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Манзарас авылында яңа төзелгән җирлек башкарма комитеты бинасы ачылды

Төзелеш эшләре «Татарстан Республикасында муниципаль берәмлекләр җирлекләре башкарма комитет биналарын төзү» программасы буенча башкарылган.

Районга эш сәфәре белән «Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләре Советы» Ассоциациясе рәисе Әгъзам Гобәйдуллин килде. Иң элек ул Югары Чура авылындагы капиталь төзекләндерелгән мәдәният йортын карады, «Монокорм» мини-сөт паркының эшчәнлеге белән танышты, аннары Манзарас авылында җирлек башкарма комитеты бинасын ачу тантанасында катнашты. 

Төзелеш эшләре «Татарстан Республикасында муниципаль берәмлекләр җирлекләре башкарма комитет биналарын төзү» программасы буенча башкарылган.

Манзарас авылында яңа төзелгән җирлек башкарма комитеты бинасы ачылды

«Манзарас авыл җирлеге — районда әйдәп бара торган алдынгы җирлекләрнең берсе. Биредә яңа социаль объектлар салына, төзекләндерелә, берсеннән-берсе яңа йортлар калкып чыга, яшьләр дә җирлектә төпләнә. Әмма әле проблемалар да юк түгел. Без аларны команда белән бергәләп, республика, федераль программалары буенча хәл итәргә тырышырбыз. Яңа җирлек башкарма комитеты бинасы да республика программасы буенча сафка басты. Элеккесен сүтеп алып, шул ук урында яңасын күтәргә төзүчеләр бик күп көч куйды. Территориядәге җирне тигезләү өчен генә дә 150 йөктән артык балчык кайтарылды. Бик матур мәһабәт бина калкып чыкты. Бирегә вак-төяк кечкенә мәшәкатьләр белән генә килергә язсын», — диде бинаны ачу тантанасында катнашкан район башлыгы Сергей Димитриев.

Манзарас авылында яңа төзелгән җирлек башкарма комитеты бинасы ачылды

«Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләре Советы» Ассоциациясе рәисе Әгъзам Гобәйдуллин республикада халыкның көнкүреш шартларын яхшыртуга юнәлдерелгән 50дән артык программа эшләвен, муниципаль берәмлекләрнең республикабызның социаль-икътисадый үсешенә үзләреннән зур өлеш кертүен билгеләп үтте. 

«Авыл җирлекләрендә башкарма комитет биналары төзүгә юнәлдерелгән программа 2016 елдан эшли. Аның кысаларында республикада 80 яңа бина салынды, 256сы төзекләндерелде. Кукмара районында 3 яңа бина төзеп тапшырылды, 6сына ремонт ясалды. Бүген ачыла торган бина авылга яшь килен төшкән шикелле, нинди матур һәм күркәм! Игелеген күрергә язсын. Кукмара гел үсештә, яңарышта. Аны Европа шәһәрләре белән чагыштырып була. Районда яхшы тормышта яшәү, уңайлы шартларда хезмәт кую өчен барлык шартлар да тудырыла. Кукмара кешеләре — республикада иң бәхетлеләр, дип юкка гына әйтмим. Сез эшли дә, кирәк вакытта ял да итә беләсез. Алга таба да шулай дәвам итегез», — диде Әгъзам Гобәйдуллин.

Манзарас авылында яңа төзелгән җирлек башкарма комитеты бинасы ачылды

Манзарас авыл җирлегенә Манзарас, Киндеркүл, Кәчимир һәм Өлге авыллары керә. Яңа бинада җирлек башлыгының, сәркатипнең үз бүлмәсе бар. Шулай ук архив, хәрби эш (военное дело) кабинетлары ясалган, су, канализация үткәрелгән, территория төзекләндерелгән.

фото: Алсу Сәләхетдинова/ «Кукмор-информ»

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2Vtzqwjx4V6