Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Кукмараның Гафиятуллин урамындагы мунчада ремонт төгәлләнде

Мунча куллануга тапшыруга әзер, бары тик документ эшләре калды.

«Кукмараның Гафиятуллин урамындагы мунча кайчан эшли башлар икән? Бу якларда яшәүчеләр, бигрәк тә өлкәннәргә Степан Разин урамына кадәр йөрү ерак һәм уңайсыз бит». Шәһәр халкыннан бу сүзләрне күп тапкыр ишеткәнебез, җитәкчеләрдән аңа җавап алганыбыз булды. Ремонт барышы белән кызыксынып тордык. Бу юлы үзебез мунча бинасын карап кайтырга булдык: ремонт ясалганмы, бүген ул нинди хәлдә?
Тышкы яктан матур, заманча итеп эшләнгән мунча эчке яктан да икенче яшьлеген кичергән икән. Хәтта стеналарына ясалган чәчәкләр дә килешеп, күзгә ямь биреп тора, ә парлану бүлмәләреннән тәмле агач исе килә. 

Шәһәр башкарма комитеты җитәкчесенең урынбасары Ринат Хәйруллинның сүзләренә караганда, капиталь ремонтны Азат Нәбиев җитәкчелегендәге «Домострой» оешмасы хезмәткәрләре, ә газ кертү эшләрен Балтач оешмасы башкарган. 

«Гафиятуллин урамындагы мунчаның бинасы шактый искергән иде. Ремонт барышында ул җылытылып тышланды. Шулай ук әйләнә-тирәсе тәртипкә китерелде, керү юлына брусчатка җәелде, газон үләне чәчелде. Ә эчендә юыну, киенү-чишенү заллары тулысынча үзгәртеп корылды: стеналарын тигезләп, плиткалар ябыштырылды. Идән-түшәм, ишекләр, ут, су, канализация системалары алыштырылды. Элек бина электр белән җылытыла торган иде, хәзер исә газга көйләнеп, котел куелды. Ремонт барышында бары тик тәрәзәләргә тимәделәр, чөнки алар алданрак яңартылган иде.    Төрле сәбәпләр аркасында төзекләндерү эшләре барышында тоткарлыклар булды, әмма барысы да уңай хәл ителде. Ремонт эшләре якынча 4 миллион 500 мең сумнан артыкка төште», - диде Ринат Хәйруллин. 

Бүгенге көндә ремонт төгәлләнгән, мунча куллануга тапшыруга әзер, бары тик документ эшләре калды, диделәр. 

«Хәзерге вакытта экспертиза үткәрелде, аның нәтиҗәсе әзер булганын  көтәбез. Аннары мунча идарәчесен ачыклау өчен аукционга куярга да була. Бу якынча тагын бер ай тирәсе вакытны алырга мөмкин. Аукцион үткәрелгәннән соң, анда җиңгән кеше, мунчага мич һәм башка кирәк-яракларны урнаштырып, эшчәнлеген башлап җибәрә ала. Төзекләндерелгән мунча ишекләрен ачканчы Нур Баян, Гафиятуллин якларында яшәүче шәһәр халкына, сабыр итеп, Степан Разин урамындагы мунчага йөреп торырга туры килә. Анда халыкны кабул итү өчен бөтен мөмкинлекләр дә бар», - диде Ринат Рәфкать улы.

Фото: Ризилә Корбанова/ «Хезмәт даны»
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев