Кукмаралылар Казанда “Форпост” хокук саклау хәрәкәтенең 20 еллыгына багышланган үзешчән сәнгать фестивалендә катнашты
Алар “Әдәби-музыкаль композиция”, “Учак янында җыр” кебек конкурсларда, шулай ук театр, вокал һәм хореография жанрларында көч сынашты.
Казанда “Форпост” хокук саклау хәрәкәтенең 20 еллыгына багышланган үзешчән сәнгать фестивале узды. Кукмара данын Лубян урман-техник көллиятенең “Форпост” үзәге командасы яклады. Алар “Әдәби-музыкаль композиция”, “Учак янында җыр” кебек конкурсларда, шулай ук театр, вокал һәм хореография жанрларында көч сынашты. “Әдәби-музыкаль композиция” бәйгесенең “Театр жанры” номинациясендә - икенче, иң яхшы әдәби-музыкаль композиция өчен өченче урын алдылар. Фестивальдә иң матур чыгыш ясаганы өчен Альберт Исрафилов грамота белән бүләкләнде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев