Кукмарадан Ләбүдә Дәүләтшина Төркиядә Чыңгыз Айтматовныңшәҗәрәсен тәкъдим итте
Ул Стамбулда үткәрелгән “Мәдәниятләр диалогы – Чыңгыз Айтматовның мирасы” дигән түгәрәк өстәл утырышында катнашты
- Музейны кичен капкасын бикләп чыгуга ук юксына башлыйм, - ди Кукмара туган якны өйрәнү музее директоры Ләбүдә Дәүләтшина. – Арымадыңмы әле эшләп, дип сораучылар бар. Юк, дим, мин биредә үземә рәхәтлек, канәгатьлек хисләре алам. Төшләремдә дә күрәм хәтта. Әле менә Төркиягә баргач та, сагынып кайттым.
Әйе, Ләбүдә ханымга үткән айда Стамбул шәһәрендә үткәрелгән “Мәдәниятләр диалогы – Чыңгыз Айтматовның мирасы” дигән түгәрәк өстәл утырышында катнашу насыйп булган. Әлеге зур чарага чакырылуының сәбәбе мәгълүм: ул бит Мәчкәрә авылы белән бәйле Ишмән шәҗәрәсен дөньяга таныткан, шушы нәсел дәвамчыларын ачыклау өстендә зур эш башкарып, мәшһүр кыргыз язучысының нәсел тамыры әнисе ягыннан шушы авылга тоташканын ачыклаган шәхес.
- Бу утырышны, Чыңгыз Айтматовның 90 еллыгына багышлап, “Россия – Ислам дөньясы” стратегик караш төркеме, Ислам тарихы, сәнгате һәм мәдәнияте фәнни-тикшеренү үзәге, Төркия язучылары берлеге оештырды. Анда Казахстан, Үзбәкстан, Кыргызстаннан язучылар, дипломатлар, мәдәният әһелләре килгән иде. Без Татарстаннан биш кешелек делегация бардык, - дип сөйли Ләбүдә ханым. – Барлык чыгышлар Чыңгыз Айтматовның әсәрләре буенча әзерләнгән, 42 чыгыш ясаучы арасында мин тәртип буенча 36нчы идем. Дулкынландым, бераз арытты да. Катнашучыларның да талчыкканы сизелде. Әллә сөйләүдән баш тартыйм микән, дип тә уйлап куйдым. Тик берсе дә мин теләгән мәгълүматларны җиткермәс бит дип, уемнан кире кайттым.
“Исәнмесез, төрек туганнарыбыз!” дип, саф татар телендә башлап җибәргән ул чыгышын. Барча халык, башларын күтәреп, зур кызыксыну белән күзләрен аңа текәгән.
- Әгәр бу җыенда Чыңгыз Айтматовның әнисе – татар хатыны Нәгыймә булса, сезне шушындый сүзләр белән сәламләгән булыр иде, дидем. Аннары рус телендә сөйләүгә күчтем, - дип дәвам итте Ләбүдә ханым. - Чыгыш ясаучыларның күбесе, язучының үзе белән таныш түгел идек, дип белдергән булсалар, ә миңа аның үзен күреп аралашу бәхете насыйп булды, дидем. Әдипнең 2006 елда сөйләгән, аның күп илләргә үрнәк булып торуын әйтеп узган. Мәчкәрә авылын искә алып, күптән түгел тарихи ватанымда булдым, дигән. Бу авылны изге җир дип атаган.
- Мине иң якын туганы дип белдерде, сез бит минем турыда үземә караганда яхшырак беләсез икән, дип кочаклап алды. Күңелем тулды шул чакта, - дип, хисләрен яңартты инде берничә ел буе бу нәселнең “туган”ы булып йөрүче Ләбүдә ханым.
Быел ноябрь аенда ул “Россия – Ислам дөньясы” стратегик караш төркеменең Мәскәүдә узачак чираттагы утырышына да чакырулы икән.
- Әлеге шәҗәрәне төзү эше артыннан ун ел буе йөрдем, хәзер мине, киресенчә, Чыңгыз Айтматов исеме йөртә. Без шушы нәселдән, дип элемтәгә керүчеләр әле дә бар. Мәскәүдән, Петропавловск шәһәрләреннән шалтыратулар алдым, - ди үзе. – Әлбәттә, уңышларыбызда музей коллективының өлеше зур. Үткәннәребезгә битараф булмаган, тарихи кулъязмаларны бөртекләп җыйнаучы белемле хезмәткәрләрдән тупланды ул.
Эльвира Мөбарәкшина фотосы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев