Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Кукмарада район эчке эшләр бүлеге начальнигы Рифкать Хәйретдинов истәлегенә хоккей уйныйлар

Бозда «Динамо» (Кукмара), «Саба» (Байлар Сабасы), «Метеор» (Менделеевск), «ВКХ» (Кукмара) командалары катнаша.

Бүген Кукмарада район эчке эшләр бүлеге начальнигы, милиция полковнигы Рифкать Хәйретдинов истәлегенә хоккей буенча турнир уза.

Кунаклар арасында район башлыгы Сергей Димитриев, Саба районы башлыгы Рәис Миңнеханов, эчке эшләр министрлыгының Кукмара районы буенча бүлеге начальнигы Рамил Нургалиев, Рифкать Хәйретдиновның хатыны Асия Булат кызы һәм кызы Ләйсән дә бар.

«Күпләр белә, без 2013 елдан башлап, Россия Федерациясе эчке эшләр органнары хезмәткәрләре көненә багышланган хоккей турниры уздырабыз. Әмма бүгенге турнирны тормыш иптәше һәм кызлары үтенече буенча озак еллар Кукмара эчке эшләр бүлеге начальнигы булып эшләгән Рифкать Хәйретдиновка багышларга уйладык. Кызганычка каршы, шәхсән миңа аның белән эшләргә насыйп булмады. Күпме еллар үтсә дә, элеккеге хезмәттәшләреннән, танышларыннан аның турында яхшы сүзләр генә ишетәм. Сезгә җәрәхәтләрсез матур уен телим», - диде полиция начальнигы Рамил Нургалиев турнирда катнашучыларга.

Бозда «Динамо» (Кукмара), «Саба» (Байлар Сабасы), «Метеор» (Менделеевск), «ВКХ» (Кукмара) командалары катнаша.

Фото: Эльвира Иванова/ «Хезмәт даны»

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев