Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Кукмарада Халыкара өлкәннәр көненә багышланган ярминкә узды

Ярминкәдә ассортимент гаять киң: биредә авыл хуҗалыгы товарлары, икмәк-күмәч һәм кондитер әйберләре, ашлык, бал һәм башка бик күп товарлар сатып алырга мөмкин иде.

Халыкара өлкәннәр көнен бәйрәм итү кысаларында, бүген Кукмарада авыл хуҗалыгы продукциясе ярминкәсе узды. Продукцияне фермерлар, эшмәкәрләр һәм шәхси ярдәмче хуҗалыклар тәкъдим итте.

Күпләр өчен ярминкә кышка яшелчә сатып алу өчен урын булса, икенчеләргә, киресенчә, үзләреннән артканны сатарга, ә фермерларга үз предприятие товарларының сыйфаты турында тагын бер кат искәртергә менә дигән мөмкинлек туа.

«Мин - 30 еллык стажы булган умартачы. Ярминкәдә һәрдаим катнашам. Быел бал уңышы бик яхшы, 2016 елда да шундый ук уңыш булды. Корылыкка карамастан, без мондый уңыш көтмәгән идек. Өч литрлы банкадагы балны 1500 сумга сатабыз. Быел беренче тапкыр балдагы бакча җиләген сатабыз, ярты литры - 300 сум», - ди Чуллы авылыннан Ильяс Әюпов.

Ярминкәдә ассортимент гаять киң: биредә авыл хуҗалыгы товарлары, икмәк-күмәч һәм кондитер әйберләре, ашлык, бал һәм башка бик күп товарлар алырга мөмкин иде.

Иң күп сатып алучылар ит продукциясе булган киштәләр янында күренде. Товарларның тиз арада кимүе ярминкәнең уңышы хакында фикер йөртергә мөмкинлек бирә.

«Ярминкәдә ит, алма, казылык сатып алдык. Бәяләр арзан, барысы да яхшы оештырылган, булдырганнар», - дип, кичерешләре белән уртаклаштылар Кукмарадан ирле-хатынлы Раузалия һәм Фидаил Әгъләмовлар.

Район иҗат коллективлары әзерләгән вокал номерлары ярминкәгә бәйрәм рухы һәм күтәренке кәеф өстәде. Җырлар яңгырап торгач, сәүдә бик күңелле барды, шуңа күрә халык таралышырга ашыкмады: берәүләр концерт карады, икенчеләр танышлары белән аралашты.

Фото: Эльвира Иванова/ «Хезмәт даны»

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев