Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Кукмарада изоляция режимының үтәлешен контрольдә тоту дәвам итә

Тәртип сакчылары җәяүлеләрнең һәм машина йөртүчеләрнең эш урыннарыннан белешмә яки махсус смс-рөхсәт булу-булмавын тикшерә.

Кукмара полицейскийлары авылларда һәм шәһәрдә машина йөртүчеләрне һәм җәяүлеләрне тикшерәләр. Гражданнар эш урыныннан белешмә яки смс-рөхсәт күрсәтергә тиеш. Ә таләпләрне үтәмәгән кешеләргә полиция бүлегендә административ хокук бозу турында беркетмә төзелә. Барлык гражданнар белән профилактик әңгәмәләр үткәрелә. Полиция хезмәткәрләре кагыйдәләрне үтәргә чакыра.

Тик менә аларның үтенечләренә кешеләр төрлечә карый: берәүләре аңлый, икенчеләре ачулана, ә өченчеләре бөтенләй сүгенә үк башлый. «Балалар белән йөрергә чыктым, минем моңа хокукым юкмы?» - диде бер кукмаралы, аның үзе белән документлары юк иде.

«Муса Җәлил урамында яшим. Әбиемә һәм үземә азык-төлек алырга чыктым. Хәзер менә өйгә ашыгам. Артык мөһим сәбәпләр булмаганда урамга чыкмаска тырышабыз. Үз йортыбыз белән яшибез, бакчада эш җитәрлек. Мондый тикшерүләрне аңлыйм. Бер яктан, үз-үзеңне изоляцияләү режимы каникуллар түгел, ә икенче яктан, полицейскийлар шәһәр буйлап йөрүче яшьләргә күбрәк игътибар бирсен иде», - ди Кукмарада яшәүче Гөлназ.

Кызганычка каршы, һәркем дә болай фикер йөртми. Күпләр саклагыч битлекләрне полиция хезмәткәрләрен күргәч кенә кия. Рейд барышында шунысы ачыкланды: кайбер кукмаралылар иң ерактагы  азык-төлек кибетләрен һәм даруханәләрне сайлый. «Менә базарга барабыз, бер үк вакытта даруханәгә дә керергә кирәк. Гафиятуллин урамында яшибез. Йорт янында кибетләр бар, тик аларда һәрвакытта да кирәкле әйберләр булмый» - диде бөтен гаиләсе белән кирәк-ярагын алырга чыккан хатын-кыз.
 

Көндезге сәгать 12гә полиция хезмәткәрләре тарафыннан алты беркетмә төзелде. Полиция подполковнигы Эльвира Закирова сүзләренә караганда, хәзер патрульлек көчәйтелгән режимда барачак. «Район һәм шәһәр халкын илдә кертелгән чикләүләргә җаваплы карарга чакырабыз. Мондый катлаулы чорда полиция хезмәткәрләре генә инфекциядән саклый алмый. Шуңа күрә һәркем үз-үзенә һәм гаиләсенә карата игътибарлы булсын иде. Нәкъ менә шул очракта гына без авырудан котылып кала алачакбыз», - диде ул.

 

 

Элегрәк хәбәр ителгәнчә, ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов республика районнарында COVID-19 инфекциясе таралуга бәйле рәвештә патрульлек итүне көчәйтергә кушты. Мондый карар оператив штабның кайнар линиясенә кергән шалтыратулардан чыгып кабул  ителде. Чөнки махсус санитар-эпидемиологик режим кертелүгә һәм штрафлар артуга карамастан, урамнарда кешеләр күп.
 

Фото: Эльвира Мөбәракшина/ «Хезмәт даны»

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев