Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Кукмарада ел укытучысы ачыкланды

Җиңүчеләр төрле номинацияләр буенча билгеләнде.

Иҗади эшләүче педагогларга теләктәшлек күрсәтү, аларның фикерләрен популярлаштыру, укытучы хезмәтенең абруен күтәрү максатында, Кукмарада «Россия ел укытучысы» бөтенроссия бәйгесенең муниципаль этабы узды. Бу турыда «Хезмәт даны» редакциясенә  Кукмара районы мәгариф идарәсе методисты Миләүшә Бакланова хәбәр итте.

«Әлеге бәйге елдан-ел популярлаша. Анда озак еллар эшләп зур тәҗрибә туплаган саллы педагоглар гына түгел, әле яңа гына укытучылык эшенә алынган яшь белгечләр дә бик теләп катнаша. Заявка юллаган 45 укытучы да үзенең яхшы хәзерлекле булуын күрсәтте, аларның 11е финалга чыкты», - ди Миләүшә Бакланова.

Бәйгенең финалы Манзарас урта мәктәбендә үтте. Җиңүчеләр төрле номинацияләр буенча билгеләнде, шулай ук лауреат һәм призерлар да ачыкланды. Абсолют җиңүче дип Кукмара өченче мәктәбенең музыка укытучысы Роза Сәйфуллина табылды. Яшь белгечләр арасында Манзарас урта мәктәбе мөгаллиме Ранис Хисановка тиңнәр булмады.

«Мин мәктәптә 1994 елдан эшлим. Үз фәнемне, коллективны, укучыларымны бик яратам. Бәйгедә җиңү яулавыма бик шатмын. Хәзер җиңне сызганып, конкурсның зона этабына әзерләнәсе булла», - ди Роза Сәйфуллина.

«Бәйгегә коллектив белән бергәләп әзерләндек. Теләктәшлек күрсәткәннәре өчен һәммәсенә рәхмәтем чиксез», - дип фикерләре белән уртаклашты Ранис Хисанов.

Район җиңүчеләре конкурсның зона турында катнашачак.
 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев