Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Кукмарада ел башыннан хуҗалыкларда хезмәтне саклауга 2 миллион 630 мең сум акча тотылган

Монда медицина тикшерүе, шәхси саклану чаралары, махсус кием һәм санитар-курорт дәвалану кергән.

Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгыннан алынган статистика мәгълүматларына караганда, үткән ел республика хуҗалыкларында 14 бәхетсезлек очрагы теркәлгән. Сигез кеше авыр тән җәрәхәтләре алган, ә алты очрак үлем белән төгәлләнгән. Шунысы аяныч: бәхетсезлек очракларының икесе безнең районда булган.  

Авыл хуҗалыгы хезмәткәрләре өчен җаваплы чорга аяк бастык. Бу – хезмәт куркынычсызлыгы ягыннан да зур игътибар сорый торган вакыт. Чөнки хезмәтне саклау кагыйдәләренең дөрес үтәлмәве, техникадан файдалануда саклык чараларының күрелмәве нәтиҗәсендә, ел саен кыр эшләре вакытында имгәнү очраклары күзәтелә. Шуңа юл куймас өчен, барлык механизаторлар эш алдыннан хезмәт куркынычсызлыгы буенча инструктаж үтәргә, техникада саклык чаралары булдырырга бурычлы. Быел да Кукмара аграр көллияте базасында язгы кыр эшләрен оештыруда җаваплы кадрларны хезмәт куркынычсызлыгы буенча укыту оештырылды.

«Бүгенге көндә авыл хуҗалыгы предприятиеләре һәм крестьян-фермер хуҗалыкларында барлыгы 2 меңгә якын кеше хезмәт куя. Бу елның беренче кварталында хуҗалыкларда хезмәтне саклауга 2 миллион 630 мең сум акча тотылган, бер кешегә бүлеп караганда 1500 сум тирәсе туры килә. Әлеге сумма ел буена 3500 сумнан да ким булмаска тиеш. Монда медицина тикшерүе, шәхси саклану чаралары, махсус кием һәм санитар-курорт дәвалану кергән. Тик соңгысы пандемия сәбәпле кичектерелә. Алдагы елларны “Урал”, Вахитов исемендәге хуҗалыклар үзләренең хезмәткәрләрен ял итәргә җибәрә иде», - дип аңлатты район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең механизация бүлеге консультанты Радик Саттаров.
 
Закон нигезендә оешма, предприятиедә 50дән артык хезмәткәр эшчәнлек алып бара икән, штат расписаниесендә хезмәтне саклау буенча белгеч вазыйфасы яки хезмәтне саклау хезмәте булырга тиеш. «Урал», «Рассвет», «Әсәнбаш» һәм Вахитов исемендәге хуҗалыкларда әлеге эшкә аерым хезмәткәр билгеләнгән, ә калган авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә ул башка белгечләргә өстәмә эш буларак беркетелгән. Крестьян-фермер хуҗалыкларында исә хезмәтне саклау буенча җитәкче җаваплы.

Быел авыл хуҗалыгында хезмәтне саклау буенча яңа кагыйдәләр үз көченә керде. Исемлектә авыл хуҗалыгы эшләрен башкарганда персоналның хезмәт иминлегенә, җитештерү биналарына һәм эш урыннарына, технологик процессларга, шулай ук чимал, материаллар, әзер продукт һәм калдыкларны ташуга карата таләпләр бар.
 
«Әле күптән түгел генә районга Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгыннан  комиссия килеп, язгы кыр эшләренә әзерлекне тикшерде. Алар шулай ук хезмәтне саклау таләпләренең үтәлешенә дә зур игътибар бирде. Районда чәчүгә әзерлек 96 процент дип бәяләнде», - диде Радик Саттаров.

Фото: «Татар-информ» МА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев