«Кукмара» юл төзелеш-ремонт участогы районда 379 чакрым юлга хезмәт күрсәтә
«Татавтодор» җәмгыятенең «Кукмара» юл төзелеш-ремонт участогы начальнигы Илшат Вилданов белән журналист райондагы юллар төзелешен карап кайтты.
Соңгы елларда республикада төрле программалар ярдәмендә юллар төзелеше буенча зур эш башкарыла. Әмма аңа да карамастан бу мәсьәлә һаман да актуальлеген югалтмый, чөнки юлсызлыктан интеккән җирлекләр әле аз түгел. Шуңа да халык юл салу, ремонтлау белән бәйле эшләрне сөенеп кабул итә.
Быел участокта «урак өсте» иртәрәк башланган. Башка елларны майның унбишләрендә ремонт эшенә керешсәк, бу юлы апрель беткәнен дә көтеп тормадык, диде «Татавтодор» җәмгыятенең «Кукмара» юл төзелеш-ремонт участогы начальнигы Илшат Вилданов.
Көн саен иртә белән биш вахта машинасы, эшчеләрне алып, юлга чыгып китә, бер бригада заводта кала, дүрт трактор юл кырыйларын чистарта. Юл билгеләре, павильоннарны буяу да әлеге оешма хезмәткәрләренә йөкләнгән. Төзелеш бара торган урыннарга вакытлыча кисәтү тамгалары куелган, заманча техникалар, махсус эш формасы кигән юлчылар ерактан ук күзгә ташлана. Евгений Потапов белән Вәкил Кадыйровлар иярләгән ике МТЗ тракторы Нократ Аланы ягыннан юл буйларында үскән үләннәрне чабып кайтып килә иде. Әле яз җылысын тоярга да өлгермәдек, бу яшеллек кай арада күтәрелергә өлгергән диген?!
«Авыл хуҗалыгы тармагында үләннәрне минераль ашламалар сибеп үстерсәләр, монда өстәмә тукландыру да кирәк түгел. Ел саен җәй буена биш-алты мәртәбә чабарга туры килә», - диде Илшат Вилданов.
Әңгәмәдәшем белән районның ерак авылларының берсе булган Татар Толлысы якларына таба җилдердек. Былтыр анда юл төзелеше башланып китеп, 1 чакрымга асфальт түшәделәр. Быел тагын 2 чак-рым юл салыначак. Тик бу әле соңгы чакрымнар түгел, ул алдагы елларга да дәвам итәчәк. Төзелеш эшләре белән Зөлфәт Әхмәдуллин җитәкчелек итә. Ул бу вазыйфаны унбер ел башкара. Асфальт җәеп китүнең авырлыгы юк, иң мәшәкатьлесе – аның нигезен булдыру, дип аңлаттылар биредә.
«Әлеге участокта бер ай тирәсе эшлибез. Хәзерге вакытта без юл салу өчен җир өслеге әзерләү белән мәшгуль. Бүгенге көндә монда 16 техника хезмәт куя, ун КамАЗ машинасы туфрак ташый. Көн булганда эшләп калырга кирәк», - диде мастер.
Илшат Мәгъфурович белән Кызыл Тау авылына илтүче юлны да карап уздык. Хәтерләсәгез, әлеге участок 2017 елны ачылган иде. Бу вакыйга юлсызлыктан тилмергән кызылтаулылар күңеленә озакка уелып калды.
«Юлда аркылыга ярыклар барлыкка килә башлаган, - диде әңгәмәдәшем. - Әмма бу – табигый күренеш. Монда асфальтның сыйфатын да, эшчеләрнең хезмәтен дә гаепләп булмый. Иң мөһиме - әлеге ярыклар буйга китмәсен. Хәзерге заманда юлларны сыйфатсыз дип әйтеп булмый. Тик бүген алардан хәрәкәт итә торган техникалар бик авыр, тәгәрмәчләре тар, шуңа күрә җиргә авырлык күп төшә».
Мастер Тәлгать Салихов бригадасы нәкъ менә юллардагы ярыкларны ямау, ягъни санация эше белән шөгыльләнә икән. Алар Битләнгер янындагы участокта иде. Тәлгать абыйны оешманың аксакалы дияргә мөмкин, чөнки ул монда 1986 елдан бирле хезмәт куя. Районда аның көче кермәгән юллар калмагандыр инде. Пенсиядә булса да, җитәкчелек каршы килмәгәндә эшлим әле, ди ул.
«Шул гомер эчендә икенче-өченче тапкыр төзегән юллар да бардыр, - диде ул, елмаеп. – Элек юл төзелешендә кул хезмәте күп кулланыла иде, ямау өчен мастиканы лейка белән салып йөргән чаклар булды. Ә битумны, катмасын өчен, утын ягып җылыттык. Эштән өйгә кап-кара булып, мазутка буялып кайта идек. Бүгенге көндә боларның барысын да заманча техникалар башкара. Хәзер юл салуда иң авыры - машина йөртүчеләрнең тәртипсезлеге. Кисәтү тамгалары куелса да, аңа карап хәрәкәт итмиләр, тизлекләрен киметмиләр. Элегрәк шоферлар бу кадәр игътибарсыз түгел идее».
Ә мастер Фәннур Галиәхмәтов бригадасы юллардагы чокырлы урыннарны ремонтлау белән мәшгуль. Хәзерге вакытта алар Кукмара-Шәмәрдән юлында эшлиләр икән.
Шушы көннәрдә Кукмара урамнарында да юл салу эшләре башланып киткән. Билгеле, шәһәр эчендәге тар гына урамнарда зур техникалар белән йөрү бер дә уңайлы түгел, тик юлчылар эшне барлык нормативларга туры китереп башкарачакбыз, диделәр.
Бүгенге көндә Һади Такташ, Кавый Нәҗми урамнарында элеккеге асфальт катламын чистарту эшләре бара. Ә җир эшләре төгәлләнгәч, яңасы түшәләчәк. Урам юлларының нигезен әзерләү бригадасы белән мастер Ленар Газизов җитәкчелек итә. Аның «Кукмара» юл төзелеш-ремонт участогында эшли башлаганына унбер ел булган, аңа кадәр «Камдорстрой» оешмасының Яр Чаллыдагы бүлегендә хезмәт куйган.
«Һади Такташта – 225 метр, ә Кавый Нәҗмидә 296 метр юл салыначак, тагын шундый ук эшләр Нух Идрисов һәм Эшчеләр тыкрыгы урамнарында да башкарылачак. Безне күргәч, урам халкы арасында, Аллага шөкер, рәтләнә икән бу чокырлар, дип, сөенечен белдерүчеләр дә булды, - диде ул. – Урамнар тар, юл кешеләрнең капка төпләренә терәлеп диярлек салына, шуңа күрә каршылыклар булмасын өчен, һәркем белән килешеп эшләргә, кирәк урыннарга торбалар салып, керү-чыгу юлларын көйләп калдырырга тырышабыз. Элек гади тракторлар белән юл киссәк, хәзер юлны тигезләүләр дә 3D форматта эшләнә. Техникалар бик көчле, заманча. Егетләр дә эш рәтен беләләр, булдыралар, зарланырлык түгел».
Быел Байлангар авылы яныннан уза торган трасса да төзекләндереләчәк. Ремонт эшләре барышында әлеге участокны әйләнеп узу өчен, авыл эченнән вакытлыча юл салыначак.
«Кукмара» участогының машина-трактор паркы план нигезендә яңартылып тора. Быел яңа грейдер сатып алганнар. Көзгә таба ике МТЗ тракторы кайтачак икән. Оешмада техникалар барысы да «Глонасс» системасына тоташтырылган, хәтта кайчан кабызып, сүндергән вакытлары да билгеле. Салынасы юлның проекты 3D системада техника кабинасындагы мониторга тоташтырылган. Анда юлның биеклеге, киңлеге, катламнарның калынлыгы һәм башкалар күренеп тора. Механизаторның проекттан әз генә тайпылуы да билгеле булачак, диделәр.
Менә шундый куәтле, заманча техникалар, ә аларда эш рәтен белгән, тырыш, уңган эшчеләр хезмәт куя «Татавтодор» җәмгыятенең «Кукмара» юл төзелеш-ремонт участогында.
- Асфальт чыгару заводы былтыр 59 мең тонна асфальт җитештергән, быел бу сан 60 мең тонна булыр дип планлаштырыла.
Фото: Ризилә Корбанова/ «Хезмәт даны»
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев