Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

“Кукмара” юл төзелеш-ремонт участогы 370 чакрым озынлыктагы юлга хезмәт күрсәтә

Юллар төзелеше генә түгел, чокыр-чакырларны ямау, юл кырыендагы үләннәрне чабу, юл билгеләре урнаштыру, аларны карап, тәртиптә тоту, кыш көне юлларга тозлы ком катнашмасы сибү дә участок эшчеләренең вазыйфасына керә

Шушы көннәрдә без “Татавтодор” җәмгыятенең “Кукмара” юл төзелеш-ремонт участогы начальнигы Илшат Вилданов белән районда юллар төзелешен карап кайттык.

Ерактан ук күзгә бәрелеп торучы әфлисун төсендәге жилет кигән юл эшчеләрен мин кырмыскаларга тиңләр идем. Утыз градуслы эсселек тә, кар-буранлы кыш та куркытмый әлеге һөнәр ияләрен. Нәкъ менә аларның тырышлыгы белән машина үтә алмаслык юллар да тәртипкә китерелә. Хезмәтләре авыр булса да мактаулы, чөнки бу юллардан узган һәркем аларга күңеленнән рәхмәт укый.

“Кукмара” участогы 13 гектар җирне били. Территориянең зурлыгына карамастан, биредә һәр җирдә чисталык, тәртип хөкем сөрә. Ком-таш материаллары да өеп куелган. Гаражда да элеккеге заманнардагы кебек май-бензин исе аңкып тормый: чип-чиста, ремонтка кергән машиналарның тәгәрмәч астына клеенка җәелгән. Территориянең тышкы ягын да игътибардан читтә калдырмыйлар: үләннәрне чабып,           чистартып торалар. Үткән ел гына да участокның әйләнә-тирәсенә 500 төп нарат утыртканнар.

- Без райондагы 370 чакрым озынлыктагы юлга (313 чакрымы - асфальт өслекле) хезмәт күрсәтәбез, - диде Илшат Вилданов. – Участокта 90нан артык кеше хезмәт куя. Көн саен иртә белән биш “Газель” машинасы, эшчеләрне алып, юлларга чыгып китә. Алар кичке сәгать биштә генә әйләнеп кайталар. Эшчеләрнең куркынычсызлыгын тәэмин итү максатыннан, аларга ачык төстәге жилетлар, кепкалар, эссе асфальтка да чыдам аяк киемнәре, кышкы киемнәр бирелә. Участокта барлыгы дүрт бригада оешкан, шулай ук юл кырыйларын чистартучы аерым егетләребез бар. Бүгенге көндә Зөлфәт Әхмәдуллин бригадасы - Шепшеңәр-Ятмас-Дусай участогында, Тәлгать Салихов җитәкләгән егетләр - Өлге-Нырты юлында, Ленар Газизов бригадасы Купка авылында эшли, ә Фәннур Галиәхмәтов бригадасы чокырлар ремонты белән мәшгуль. Бу сезонга планлаштырылган эшләрнең төп өлеше тәмамланып килә. Бары тик Түбән Арбаш-Яңа Чәбия юлы кала, көннәр әйбәт килсә, анысын да башкарып чыгарбыз. Юллар салу өчен участокта барлык төр техникалар да бар. Яз-җәй айларында юл төзелешендә катнашкан техникалар кышын исә юлларны карап-чистартып тору эшен башкаралар.

Әйе, юллар төзелеше генә түгел, чокыр-чакырларны ямау, юл кырыендагы үләннәрне чабу, юл билгеләре урнаштыру, аларны карап, тәртиптә тоту, кыш көне юлларга тозлы ком катнашмасы сибү дә участок эшчеләренең вазыйфасына керә. Кыш көненә дип, тозлы ком катнашмасы әзерләүгә керешкәннәр. Барлыгы 7-8 мең тонна кирәк булачак, шуңа күрә хәзерлек эшләрен бүгеннән үк башладык, диделәр. Без юл кырые чистартучы егетләрне Поч. Кучук авылы янында очраттык. “Хуҗалыкларда үләннәрне сезонга бер-ике тапкыр чабып алсалар, без быел гына да берничә тапкыр йөреп чыктык инде”, - диде җитәкче.

фото: Ризилә Корбанова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев