Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Кукмара ярминкәсендә сарымсакның килограммы - 250, ә бәрәңгенеке 25 сум иде

Район үзешчәннәренең концерты ярминкәгә бәйрәм төсмере өстәде.

Кукмара элеваторы каршындагы мәйданда көзге ярминкә гөрләде. Әллә беренче тапкыр яңа урында оештырылганга, әллә шимбә көн булганга, халык чагыштырмача аз иде.

Җәйнең коры килүе дә үзенекен иткән: башка еллардагы шикелле яшелчә, җиләк-җимешләрдән сыгылып торучы сәүдә нокталары бармак белән генә санарлык. Шулай да авыл җирлекләре, район кулланучылар җәмгыяте, «Рамазан» икмәге һәм аерым кешеләр шактый гына үз продукцияләрен алып килгәннәр. Сарымсакның бер килограммын – 250, бәрәңгене – 25, кәбестәне – 30, суганны – 25, чөгендерне – 30, кишерне – 40, орлыклык суганны – 100-180, ә помидорны 50 сумга тәкъдим иттеләр. Ташкабак һәм кабак, әче борыч, кыяр, алма сатучылар да шактый иде. 

Балыклыдан Насретдиновлар гаиләсе хәләл тана ите алып килгән. Итнең бер килограммы 330-400 сум тора. 
«250 сумга казылык та бар. Бройлер чеби итенең килограммын 280 сумнан сатабыз, фарш 360 сум тора. Сату әйбәт бара», - ди алар. 

Быел бал уңышы яхшы булгач, ярминкәдә бал продукциясе сатучылар аеруча күп иде. Балның 3 литрын 1,5 мең сумга, кәрәзнең 1 килограммын 600 сумга тәкъдим иттеләр.

Күкшелдән Алмаз Гариповның агач эшләнмәләре дә халыкта зур кызыксыну уятты. Кемдер уклау алды, ә кемдер куна тактасы, агач чүмеч һәм кием элгечкә тукталды. 

«Мин инде күптәннән агач эшләнмәләр ясау белән мавыгам. Эскәмия, урындыклар, кое, тегермән, бакчага куя торган өстәлләргә заказлар аеруча күп. Ярминкәләрдә дә гел катнашам», - ди ул.

Ярминкәгә килүчеләр белән дә аралаштык. «Көн бераз салкынча булса да, аяз, кояшлы. Сарымсак уңышы бик аз булды быел. Шуның өчен ярминкәгә махсус сарымсак алырга килдек», - ди Кәркәүчтән Зөлфирә ханым. 

Район үзешчәннәренең концерты ярминкәгә бәйрәм төсмере өстәде.

Фото: Алсу Сәләхетдинова/ «Хезмәт даны»
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев