Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Кукмара районында махсус төзелгән комиссияләр мәгариф учреждениеләренең яңа уку елына әзерлеген тикшерде

“Хезмәт даны” газетасы журналисты да район Башкарма комитеты җитәкчесенең урынбасары Чулпан Хәнәфина җитәкчелегендәге комиссия составында Важашур, Түбән Өскебаш, Кәркәүч, Түбән Үрәс, Янил җирлекләрендә булып, мәктәп, балалар бакчаларының торышы белән танышты.

Август аеның да ахырына якынлашабыз, ә алда сентябрь чират көтеп тора. Димәк, тиздән, озак яллардан соң, белем һәм тәрбия бирү йортлары, киң итеп ишекләрен ачып, укучыларны сәламләр. Ә районыбыз мәктәпләре яңа уку елына әзерме?! Без район Башкарма комитеты җитәкчесенең урынбасары Чулпан Хәнәфина җитәкчелегендәге комиссия составында Важашур, Түбән Өскебаш, Кәркәүч, Түбән Үрәс, Янил җирлекләрендә булып, мәктәп, балалар бакчаларының торышы белән таныштык.

Яңа уку елына әзерлек дигәндә, беренче чиратта, территория, янбакчалардагы тәртип, бүлмәләрнең төзеклеге, чисталыгы, янгын куркынычсызлыгы, террорга каршы тору таләпләренең үтәлеше һәм башка мөһим мәсьәләләргә игътибар бирелде.
Әйләнә-тирәсе аллы-гөлле чәчәкләргә күмелеп утырган белем йортлары, әйтерсең лә, безне елмаеп каршы алды. Аларның һәркайсында әле эш кайный, соңгы әзерлек мәшәкатьләре бара. Кемдер ишегалдын тәртипкә китерә, икенчеләре бакчада чүп утый, яшелчә, җиләк-җимеш уңышын җыя... Биналарда үзгәрешләр, яңарышлар күзгә ташлана, буяу исләре борынны ярып керә. Кайбер сыйныф бүлмәләрендә дәрес башлау өчен укучылар гына җитми. Һәркем үзе җитәкләгән уку йортын җиренә җиткерергә тырышкан. Берәү дә эш күплегенә, финанслау булмавына зарланмый, җәй буе башкарган эшләре белән таныштыра. Әмма барысын да никадәр матур итеп күрергә теләсәк тә, арада җәй көне бакчасына чыгып та карамаган, кабинет ишекләрен бер мәртәбә дә ачып кермәгән, сентябрьгә кадәр вакыт җитәрлек әле дип, иркенләп йөрүче коллективлар да бар. Гомумән, кайберәүләр комиссия килгән көнне генә озын яллардан соң беренче тапкыр эшкә чыккан, ахрысы, дигән фикер калдырды.

Быелгы корылык мәктәп бакчаларына да эз салмыйча калмаган. Барысында диярлек кәбестәләр начар, кишерне берничә тапкыр чәчәргә туры килгән.

Поч.Сутер мәктәбе директоры Альбина Гыйльманованың сүзләренә караганда, быел биредә кабинетларга косметик ремонт ясалган.

“Идән, парталарны буядык, бар җирне чистартып юдык. Иганәчеләр ярдәме белән укучылар өчен чишенү бүлмәсе булдырылды, аңа элгечләр эшләтү генә дә биш мең сумга төште. Иске сарай бинасы бар иде, аны сүтеп, материалларын урамдагы бәдрәфне ремонтлау өчен кулландык. Башлангыч сыйныфларда парталар да искерде, тик әлегә аларны яңартырга матди мөмкинлекләр юк”, - диде директор.

Мәктәпкә укучылар формадан йөри, дип сөйләде директор. Малайлар - костюм-чалбар, кызлар күлмәк кия, көндәлек кара, бәйрәмнәрдә ак алъяпкыч тагалар.

Поч.Сутер мәктәбендә лазер станогы бар икән, аны хезмәт дәресләрендә кулланалар. Чулпан Хәнәфина әлеге мөмкинлектән киңрәк файдаланырга кирәклеген әйтеп, укучылар арасында эшмәкәрлекне үстерү буенча фикерләре белән дә уртаклашты.
Директор шулай ук яшелчәләрнең уңышы башка еллардагы кебек мактанырлык түгел, дип сөйләде. Суганнарны инде җыеп алганнар, кишер, чөгендер түтәлләре исә начар күренми. Ә менә чия, карлыган бик күп һәм эре булды, диде. Язын помидор, борыч, чәчәк үсентеләре, җиләк-җимешләрнең дә үзләреннән артканын сатып, барысы бергә унбиш мең сум акча эшләгәннәр.

Түбән Өскебаш мәктәбе быел бакча нигъмәтләре белән мактана алмый: кишер, чөгендер берән-сәрән генә тишелгән. Биредә җиләк-җимеш агачлары картайган, аларны яңартырга, туфракка черемә кертеп тукландырырга, территориядәге чүпләрне чабарга, декоратив куакларны кисеп матурларга кирәк. Белем бәйрәменә санаулы көннәр калып бара, ә биредә әле эш җитәрлек, шуңа күрә коллективка тиз арада бик тырышып хезмәт куярга, уку бүлмәләрен җыештырып, тәртипкә китерергә туры киләчәк. Ә Югары Өскебаштагы филиал исә уку елына әзер, монда бинаны яңа ачылган вакыттагы кебек карап, тәрбияләп торалар. Филиал җитәкчесе Әлфия апа Галимова бары тик укучыларның аз булуы, җирлектә балалар тумавы өчен генә борчыла.

Кәркәүч мәктәбенең капка төбеннән үк караулы булуы күзгә ташлана: үләннәр чабылган, бакча гөлләре дә шау чәчәктә, алмагачлар быелгы уңыштан сыгылып утыра, түтәлләрдә чүп уталган. Быел гына да территориягә егерме туя агачы утыртылган.

“Мәктәпнең беренче катында балалар бакчасы урнашачак, шуңа күрә бүгенге көндә дә ремонт эшләре бара. Сабыйларны якты, җылы, уңайлы бина каршы алачак. Шулай ук аш-су блогы да төзекләндерелә. Өч бинаны сүтәргә туры килде. Территориягә техника кереп йөргәч, яшелчәләр бераз соңрак утыртылды”, - диде мәктәп директоры Раил Гаязов.

Зур ремонт эшләреннән тыш, коллектив үзләренең кулларыннан килгән кадәр чистарту-агарту эшләрен башкарган, кабинетлар ялт иткән. Мәктәп музеена да күз салдык, кечкенә почмакта ниләр генә юк, экспонатлар аерым тематика буенча урнаштырылган.

Түбән Үрәс мәктәбендә дә эш кайный, без килгәндә, кызлар Туган телләр һәм  халыклар бердәмлеге елы уңаеннан таштан татар, удмурт, рус орнаментлары ясап, территорияне матурлау эше белән шөгыльләнә, икенчеләре кыяр җыя иде. Аны кышка тозлап куялар икән. Милли орнаментларны шулай ук чәчәк түтәлләрендә дә күрергә була, алар үзенә күрә бер бизәк булып тора. Бакчаның бер өлешенә яңа уен мәйданчыгы урнаштырылган, анда газон чәчкәннәр, бинага керү юлына пандус ясыйлар. Территориягә КамАЗ машиналары кереп йөргәч, кәбестәләрнең соң җитешә торган сортларын утыртканнар. Кыяр, кишер, чөгендернең дә уңышы әйбәт, суганнары да эре, теплицаларда помидор, борычлар кызара.

“Бездә быел зур ремонт эшләре барды: мәктәп бинасына балалар бакчасы урнаштырылды. Мәктәптә 68 укучы белем ала, бакчага 20 бала йөриячәк. Балалар бакчасында эш төгәлләнде дияргә була, кызлар бүлмәләрне юып чыгардылар, яңа җиһазлар кайтканын көтәбез. Балалар бакчасындагы ремонтка бәйле рәвештә, мәктәптә дә бик күп эшләр башкарырга туры килде: өске катлардагы ун тәрәзәне яңарттык, ике бәдрәф ремонтланды, канализация торбаларын алыштырдык, аш-су блогына 300 литрлы су җылыту җайланмасы сатып алынды, янгынга каршы люк ясадык, уку кабинетларында агымдагы ремонт эшләре башкарылды, актлар залының стена-идәннәре төзекләндерелде”, - диде мәктәп директоры Ирек Гайнетдинов.

Директорның сүзләренә караганда, мәктәп 1996 елгы икән, биредә 25 ел дәвамында бернинди капиталь төзекләндерү эшләре дә башкарылмаган. Һәр ел саен иганәчеләр һәм үзләренең көче белән бинаны тәртипләп торырга тырышалар.

Соңгы тукталышыбыз Янил җирлегендә булды.

“Мәктәпнең бөтен өч катында да кабинет, коридорларга косметик ремонт ясалды. Бары тик планлаштырган бер эшебез генә калып бара: спортзалның идәннәрен алыштырырбыз дигән идек, уку башланганчы җитешә алмабыздыр, дип уйлыйм. Башта акча җиткезә алмадык, агач материаллары бик кыйммәтләнде, хәзер вакыт кыса”, - диде Янил мәктәбе директоры Ришат Шакиров.

Укучылар өчен мәктәптә китапханә эшли. Анда дәреслекләр белән бергә сигез меңнән артык китап бар, диделәр.
“Китапханәбез бай, аны тагын да тулыландыру, яңарту өстендә дә эшлибез. Елга бер тапкыр укучылар, әти-әниләр белән берлектә ярминкәләр үткәреп, аннан кергән акчага матур әдәбият китаплары сатып алабыз. Шулай ук авыл клубында да китапханә бар, укучылар анда да йөри. Дәреслекләр исә җитәрлек, әгәр кыенлыклар була икән, районның башка мәктәпләре белән элемтәгә чыгабыз, шулай бер-беребезгә ярдәм итәбез”, - диде директор.

Ул үзләренең биләмәләре белән таныштырды. Белем йорты белән балалар бакчасы бер бинада урнашкан, ике коллектив бердәм булып, килешеп эшли. Бакчаларында сарымсак, эре һәм вак суган җыеп алынган, соңгысын сатарга дип үстергәннәр. Биредә дә әллә ни яңгырлар яумаган, әмма түтәлләр  кишер, чөгендер белән тулып утыра. Директор аларны иртә яздан, туфракта дым бар вакытта чәчеп калган идек, дип аңлатты. Берничә кишерне дә йолкып күрсәтте, эре, матур, шома гәүдәле алтын казыклар яхшы уңыш булачагына ныклы ышаныч уята. Караулы, үсемлекләрнең яфраклары дөрес итеп, технология буенча киселгән теплицаны да Янилдә очраттык.

Яниллеләргә афәрин диясе килә, мәктәп коллективы, укучыларның тырыш хезмәтенең нәтиҗәсе күз алдында.

Гөл, чәчәк, яшелчә үсентеләре үстерү буенча Вахит башлангыч мәктәбенә тиңнәр юк. Алар быел да мең төп чәчәк, помидор, борыч үсентеләре үстергәннәр. Үзләреннән артканын сатып, ун мең сум акча эшләгәннәр. Теплицабыз булса, бу эш күпкә уңайлы булыр иде, диләр. Орлыкларны да үзләре хәзерлиләр икән. Анысын да сораучылар бар, диделәр.

Фото: Ризилә Корбанова/ “Хезмәт даны”

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев