Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Кукмара районында 30 меңгә кадәр күркә асрарга планлаштырыла

Моның өчен Нырты белән Төркәш арасындагы ташландык ферма төзекләндерелә

Авыл җирлекләрендә үткәрелә торган халык җыеннары барышында район җитәкчелеге һәрвакыт  үз эшен булдырырга теләүчеләргә теләктәшлек күрсәтүе турында җиткерә. Моның өчен республика программаларыннан файдаланырга була. Авылларда тагын бер мөмкинлек бар: ташландык фермаларны алып, кош-корт, мал-туар асрауга керешү. Районда шундый кешеләрнең берсе – Нәфыйк Мәдьяров белән газета укучыларны алдагы саннарда таныштырган идек. Ул үткән ел Нырты белән Төркәш арасындагы ташландык корылмаларны алып, күркә фермасы төзелешенә кереште. Шушы көннәрдә район башлыгы Сергей Димитриев та биредәге эш барышы белән танышып кайтты.

Булганны җимерү бик тиз, әмма торгызу, ай-һай, авыр шул. Биредә дә ремонт-төзелеш эшләре дәвам итә. Хәзерге вакытка җиде корпусның икесендә соңгы эшләр калып бара, диделәр. Әле күптән түгел генә җимерек хәлдәге, тирә-ягын чүп-чар, үлән каплаган биналарга заманча төс керә башлаган. 

Ферма белән Төркәш авылы кияве Нәфыйк Мәдьяровның улы Илнур җитәкчелек итә. “Без кечкенә чакта монда дуңгызчылык фермасы иде, анда уйнарга бармагыз дип, әбинең кисәтеп чыгарганы әле дә истә”, - диде ул, хатирәләрен яңартып. Ә эш барышын контрольдә тоту исә Зефир абый Хөсәеновка йөкләнгән. 
Хәтерләсәгез, моның чишмә башы моннан берничә ел элек районга яңа җитәкче билгеләнгәч башланып киткән иде. Ул Нырты җирлегендәге аяныч хәлләрне күреп, аннан чыгу юлларын эзләргә, читтә яшәүче якташларын барлап, ярдәм сорарга тәкъдим итте. Шул сөйләшүдән соң, җирлектә “боз” кузгалгандай булды. Ә Нәфыйк Мәдьяровның кошчылык өлкәсендә тәҗрибәсе саллы: Питрәчтә ун елдан артык әлеге тармакны җитәкләгән. Хәзер дә улы Илнурга төпле киңәшләрен биреп, ярдәм итеп тора.  

- Сентябрь-октябрь айларында биналарны эшләтеп җибәрергә уйлыйбыз. Бүгенге көнгә ут-су проблемалары хәл ителде, башня урнаштырылды, җылылык системасын гына көйләп бетерәсебез бар. Бәлки корылмаларны газ белән түгел, ә мич ягып җылыта торган итәрбез, - диде Илнур. – Биналарның түбәләре ябылды, стеналары җылытылды, идәннәренә бетон җәелде. Ашату, вентиляция системасы – барысы да автоматлаштырылган. Бина эчендә билгеләнгән температура сакланачак. 

Шулай ук өченче, дүртенче корпусларның да түбәсен япканнар. Материаллар, эшче көчләр белән тоткарлыклар юк, бишенче бинаны төзекләндерү өчен дә агач материаллары, стекловата һәм башка кирәк-яраклар кайтартылды, дип сөйләде Зефир абый. 

Әлбәттә, монда төзекләндерү эшләре алдагы елларда да дәвам итәчәк. Киләчәктә җиденче корпусны инкубатор итеп файдаланмакчы булалар. Хезмәтне нәтиҗәле итү өчен, сугым заллары кирәклеген дә ассызыкладылар. Билгеле, бу – өстәмә эш урыннары да дигән сүз. Хәзерге вакытта биредә сигез кеше хезмәт куя икән. Егетләрне мактап кына телгә алды Зефир абый. Гомумән, башта фермада – 20-30, ә соңрак, тулы көченә эшли башлагач, 50дән артык кешегә хезмәт урыны булыр, дип көтелә. 

Бер корпуска - биш-алты мең, икесенә 12 меңләп күркә сыя, диделәр. Ә барлык биналар да торгызылганнан соң, фермада 30 меңгә хәтле кош-корт асрарга планлаштыралар. Алга таба заманча, яңа дүрт бина төзеп куярга уйлыйлар. 

Башланган эш – беткән эш, диләр халык телендә. Хуҗаларның тырышлыгы, район җитәкчелегенең теләктәшлеге белән әлеге ферма да тиздән ишекләрен ачар, дип ышанабыз.

фото: Ризилә Корбанова/ "Хезмәт даны"

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев