Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Кукмара район башлыгы Сергей Димитриев 1281нче сайлау участогында тавыш бирде (фото)

Кукмара район башлыгы Сергей Димитриев 1281нче сайлау участогында тавыш бирде

- Районыбыз инде биш ел рәттән үзара салым җыю программасында актив катнашып килә. Ул һәр җирлектә күп кенә социаль мәсьәләләрне хәл итәргә мөмкинлек бирде. Болар – яңа төзелгән юллар, тротуарлар, яктыртылган урамнар, төзекләндерелгән чишмәләр, коелар, зиратлар, авылларда һәм шәһәрнең күпкатлы йорт ишегалларында урнаштырылган уен һәм спорт мәйданчыклары, янгын гидрантлары hэм башка чаралар. Узара салым акчалары һәр җирлекнең үз мәнфәгатьләреннән чыгып, авыл җыеннарында килешенгән эшләрне башкаруга тотылачак. Төгәлрәк әйткәндә, халыкның су белән тәэмин ителешен яхшырту, суүткәргечләр сузу, юллар салу, халыкның массакүләм ял итү урыннарын төзекләндерү, беренчел янгын куркынычсызлыгы чаралары күрү, җирле әһәмияттәге мәдәни объектларны саклау, куллану һәм популярлаштыру, урам утларын рәтләү, территорияне яшелләндерү, урам исемнәре һәм йорт номерлары күрсәткечләре урнаштыру, балалар һәм спорт мәйданчыклары ясау, ритуаль хезмәтләрне оештыру һәм зиратларны тәртипкә китеру кебек чаралар каралган. Узара салым мәсьәләләренә кагылышлы референдумнын әhәмиятен аңлап, бар халык актив катнашыр дип уйлыйм.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев