Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Кукмара районыннан Сабировлар гаиләсе «Районның мактаулы юбилярлары» китабына кертелде

Люция һәм Гаптелфәрт Сабировлар 55 ел бергә гомер итә.

Зур Кукмара авылында яшәүче Люция һәм Гаптелфәрт Сабировлар бүген үзләренең зөбәрҗәт туйларын билгеләп үтте.

55 ел кулга-кул тотынып гомер сукмагыннан атлаучы парларны котларга район башлыгы урынбасары Резидә Гаянова, район ЗАГС бүлеге начальнигы Лилия Гомәрова, Зур Кукмара авыл җирлеге башлыгы Ришат Хәнәфиев килгән иде. Кунаклар бәхетле парга нык сәламәтлек, иминлек теләделәр һәм район башлыгының Рәхмәт хатын, истәлек бүләге тапшырдылар. Бергә гомер итү юбилее уңаеннан ирле-хатынлы Сабировларның исемнәре «Районның мактаулы юбилярлары» китабына кертелде.

Гаптелфәрт абый - киез итек-киез комбинатында, Люция апа тегү фабрикасында эшләп лаеклы ялга чыга. Алар өч балага гомер бирәләр. Ике кызлары гаиләләре белән Мәскәүдә төпләнгән. Уртанчы уллары төп нигездә әти-әниләре белән яши.

Фото: Алсу Сәләхетдинова/ «Хезмәт даны»
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев