Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Кукмара балалар музыка мәктәбенә - 55 ел

Район Мәдәният йортында Кукмара балалар музыка мәктәбенең 55 еллык юбилее уңаеннан бәйрәм концерты булды.

Юбилей концертында төрле елларда мәктәпне тәмамлаучылар, укытучылар катнашты.
Әлеге истәлекле вакыйга белән котларга район башлыгы киңәшчесе Равия Каримуллина, район башлыгы урынбасары Резеда Гаянова, район Башкарма комитетның социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Айгөл Әхмәтшина, Татарстан Республикасы мәдәният өлкәсендә инновацияләр кертү һәм традицияләрне саклау буенча ресурс үзәге директоры урынбасары Анзия Закирова, район мәдәният идарәсе җитәкчесе Рамил Нуриев һәм башкалар килгән иде.
Мөхтәрәм кунаклар укытучыларга һәм хезмәткәрләргә ведомство һәм муниципаль бүләкләр тапшырды.
- Бу көн истәлекле вакыйгаларга бай булды. Концерт барышында район Башкарма комитеты карары нигезендә “Кукмара балалар музыка мәктәбе”нә элеккеге директор, педагог һәм музыкант Рәхмәтуллин Хәлил Әсхәт улы исемен бирү турында әйтелде. Юбилей кичәсенең программасы бик бай һәм төрле иде. Концертта яңгыраган классик, халык музыкасы мәктәпнең барлык юнәлешләре спектрын күрсәтте, - дип сөйләде музыка мәктәбе директоры Эльвира Фәсхетдинова.
Фотолар Кукмара музыка мәктәбе архивыннан алынды

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев