Күкшел авылыннан Алмаз Гарипов: Агачтан нидер эшләп карыйсы килү уе мәктәп елларында ук бар иде
Алмаз белән тәүге танышуыбыз моннан берничә ел элек районда узган көзге ярминкәдә булды. Үзенең агачтан ясаган кул эшләнмәләрен алып килгән иде ул. Сәүдә ноктасында ниләр генә юк: төрле үлчәмдәге куна такталары, уклау, урындык, мунча чүмечләре дисеңме... Оста яныннан көн дәвамында халык өзелмәде ул чагында.
Өйләрдә хәзер нинди генә заманча җиһазлар юк! Әмма аларның берсе дә агачтан уеп, кисеп ясалган, тәмле чыршы-нарат исе килеп торучы эшләнмәләрне алыштыра алмый.
Әби-бабаларыбыз яратып кулланган, төрле бизәкләр төшерелгән табак-савыт, кашык, чүмеч, бәбәй арбасы, йон эрләү җайланмасы һәм орчыкларны гына алыйк. Нинди матур һәм зәвыклы бит алар! Алтын куллы осталарның күңел җылысы салынган әлеге көнкүреш кирәк-яраклары, еллар үтеп бераз тоныкланса да, үзенең ныклыгын һәм миллилеген югалтмый. Аларның хезмәтен дәвам итеп, агач эше белән мавыгучылар безнең районда да бар. Шуларның берсе – Күкшел авылында яшәүче Алмаз Гарипов.
Алмаз белән тәүге танышуыбыз моннан берничә ел элек районда узган көзге ярминкәдә булды. Үзенең агачтан ясаган кул эшләнмәләрен алып килгән иде ул. Сәүдә ноктасында ниләр генә юк: төрле үлчәмдәге куна такталары, уклау, урындык, мунча чүмечләре дисеңме... Оста яныннан көн дәвамында халык өзелмәде ул чагында.
«Мин хәзер дә бәйрәм-фестиваль, ярминкәләрдән читтә калмаска тырышам. Агач эшләнмәләренә сорау зур, заказлар да һәрдаим булып тора», - ди ул.
Райондашыбызның агачтан төрле әйберләр ясау белән кызыксынуы Кукмара аграр көллиятендә укыганда башлана. Ә инде кечкенә чагында агач шакмаклардан берсеннән-берсе катлаулы өйләр төзеп уйнарга ярата торган була ул.
«Агачтан нидер эшләп карыйсы килү уе мәктәп елларында ук бөреләнсә дә, никтер ул чагында күңел итү җитеп бетмәде. Көллияттә укыганда түгәрәккә йөрдем, картина ясадым, аннары шамаил да яздым. Берсендә кискеч, өтерге һәм без алып, агач тактаны уеп карарга булдым. Күз алдыма матур гына төлке сурәте килеп басты. Тырышып эшли торгач, бер атна эчендә хыялымны тормышка ашыра алдым. Агач паннодагы төлке портретын хәтта көллияттәге укытучыма күрсәтеп, сөенечемне аның белән дә уртаклашканым истә», - ди Алмаз.
Алмазның беренче чыныгуы уңышлы килеп чыга. Кулына диплом алганнан соң, туган ягында төпләнә, эшкә урнаша, гаражның икенче катында остаханә булдыра һәм шунда, үзлегеннән өйрәнеп, көндәлек тормыш өчен кирәк булган агач әйберләре ясый башлый. Җәйге чорда иртән-иртүк, көн кызулана башлаганчы иҗат итәргә, илһамланырга ярата икән ул.
Корал - эшләр, оста - макталыр, ди халык әйтеме. Райондашыбызның остаханәсендә дә коралларның исәбе юк.
«Һәрберсе кирәк бит, шуның өчен станок, җайланмаларны күп итеп һәм төрле-төрлене сатып алдык. Әйтик, кисү, телү өчен - бер, ә ресмустан чыгару, фрейзерлау өчен икенче төрле җайланма булырга тиеш», - ди ул.
«Чимал табу да җиңел түгел хәзер. Ә менә сез агач материалларын кайдан юнәтәсез?» – дип сорыйм әңгәмәдәшемнән.
«Элек кенә ул кая карама агач материалы аунап ята, хәтта урманнан да кисеп алып кайтып була иде. Хәзер андый заманалар, чыннан да, артта калды. Без эш өчен кирәк-яракны үзебезнең авылдагы һәм Яңа Сәрдектәге агач материаллары белән сәүдә итүче шәхси эшмәкәрләрдән сатып алабыз. Иң яхшысы нарат һәм каен агачы. Аларның берсе – нык, ә икенчесе җиңел һәм йомшак агач төрләренә керә. Исләре дә үзенчәлекле». - ди оста.
Алмаз Гарипов ясаган бал савыты, өй макеты, куна тактасы, уклау, тукмак, пилмән кискеч, орчык, сыерчык оялары, китап куйгычларын аеруча яратып алалар икән. Аларга төшергән бизәкләр дә искиткеч - бер-берсен кабатламый торган, үзгә.
«Шулай ук каен агачыннан эшләнгән урындык, табуретка, гади һәм җыелмалы өстәлләргә дә заказлар өзелми. Аларны күп кеше ашлар уздырганда уңайлы дип мактый. Аннары минем ишегалды, капка төпләренә кую өчен декоратив коелар, ат арбалары да ясаганым бар. Аларны Балтач районыннан килеп алдылар. Вак-төяк әйберләр өчен ярты, бер сәгать тирәсе вакыт китә. Ә инде күләмлерәк эшләнмәләр бер атнага да сузылырга мөмкин. Бизәкләргә килгәндә, аларның һәрберсе ниндидер мәгънәгә ия. Әйтик, кояш – җылылык, дугасыман сызыклар чиксезлекне аңлата. Халкыбызның милли бизәкләрен дә яратып кулланам. Орнаментларны үзем дә уйлап чыгарам, шулай ук интернет челтәре дә ярдәмгә килә», - ди ул.
Язма герое, Әтнә районы кызы Илнара белән тормыш корып, бик матур яши. Алар бүгенге көндә күпләп терлек асрау белән шөгыльләнәләр. Алмаз шулай ук агач эшләнмәләре ясау турында да онытмый. «Файдасы бар, гаиләгә өстәмә керем бит, тормышны алып барырга җитә. Реклама ясаганым юк, чыбыксыз телефон яхшы эшли», - ди ул.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев