Каникуллар чорында Кукмараның хезмәт һәм мәшгульлек үзәге аша 160 укучы вакытлыча эшкә урнаштырыла
Укучылар территорияне тәртипкә китерү, яшелчәләргә су сибү, чүпләр утау кебек эшләргә җәлеп ителә.
Җәйге каникуллар вакытында балаларга акча эшләү мөмкинлеге дә бирелә. Җәйге чорда Кукмараның хезмәт һәм мәшгульлек үзәге аша 160 бала вакытлыча эш белән тәэмин ителәчәк. Бу турыда хезмәт һәм мәшгульлек үзәге директоры Әсхәт Җиһаншин сөйләде.
«Без ел саен укудан тыш вакытларында 14-18 яшьлек үсмерләргә вакытлыча эшкә урнашырга ярдәм итәбез. Хезмәткә теләге булган һәр бала тартыла ала. Быел 160 укучыны вакытлыча эшкә урнаштыру планлаштырыла. Аларның хезмәте район Башкарма комитеты, мәшгульлек үзәге һәм эш белән тәэмин итүче арасында төзелгән өчьяклы килешү нигезендә алып барылачак. Җәйге чорда эшләү өчен күппрофильле лицей, беренче гимназия, Манзарас, Пычак урта мәктәпләреннән заявкалар кабул ителде. Барлык документлар да әзер булгач, егет-кызлар эшкә керешәчәк», - диде Әсхәт Җиһаншин.
Укучылар территорияне тәртипкә китерү, яшелчәләр утырту, су сибү, түтәлләрдән чүп утау кебек эшләр башкарачак.
«Мәшгульлек үзәге аша эшкә урнаштырылган укучыларга бер айга 2250 сум күләмендә матди ярдәм бирелә», - диде ди мәшгульлек үзәге директоры.
Фото: «Татар-информ» МА
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев