Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Югары Өскебаш авылыннан Әнисә Шәмсетдинова «ТАТМЕДИА» җәмгыятенең бүләген отты

«ТАТМЕДИА» җәмгыяте абунәчеләр арасында оештырылган акциясенә йомгак ясады.

«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте елга ике тапкыр үзенең газета-журналларына язылучылар арасында кыйммәтле бүләкләр уйната. Әлеге бәйгедә кукмаралылар да актив катнаша.

Бу юлы җиңүчеләр исемлегендә Югары Өскебаш авылыннан Әнисә апа Шәмсетдинова да бар. Ул иң зур бүләкләрнең берсе – телевизор откан. Әнисә апа «ТАТМЕДИА» җәмгыятенә караучы «Хезмәт даны», «Шәһри Казан. Язмыш» газеталарына, оныкларына «Салават күпере» журналына языла икән.

«Конкурсларда катнашырга яратам. Район газетасы оештырган акцияләрдән дә читтә калмыйм. Бүләкләр дә отканым бар. Кер юа торган порошоклар чыкканы булды. Күптән, 20-30 ел элек электр миче җиңгән идем. Аны тормыш иптәшемнең апаларына бирдем, алар бик озак кулландылар, камыр ризыклары пешерделәр. Почтальоныбыз Наиләгә мине кар көри торган әйбер чыга торганга яздырт, дидем. Ә конкурска квитанцияне телефон аша оныгым җибәрде. Телевизор – зур бүләк, бик сөендек», - диде җиңүче.

Кияүгә чыкканыма кырык бер ел булды, шул вакыттан бирле район газетасын алдырабыз, бер дә калдырган юк, дип сөйләде Әнисә апа.

«Кайнатам да бик яратып укый иде. Ирем дә төнлә торып та укып утыра, үзем дә бер битен дә калдырмыйм», - диде ул.

Әнисә апа 25 ел фермада сыер сауган, аннан соң 13 ел мәктәптә техник хезмәткәр, пешекче булып эшләгән. Бүгенге көндә ул тормыш иптәше Фердинант абый, ул-килене, оныклары белән гомер кичерә.

Фото: «Татар-информ» МА, шәхси архивтан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев