Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Илмир Хәбибрахманов Кукмара коткаручыларын һөнәри бәйрәмнәре белән котлады

27 декабрьдә Россиядә коткаручылар көне билгеләп үтелә.

«Кисәтү, коткару, ярдәм» - Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының девизы. Коткаручылар һәм янгын сүндерүчеләр көн саен янгын стихиясен, төрле гадәттән тыш хәлләрне бетерүдә еш кына үз тормышларын куркыныч астына куеп, алда үзләрен нәрсә көткәнен дә белмичә, башкаларга ярдәмгә ашыгалар. 

2020 ел алар өчен аеруча истәлекле: Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы оешканга - 30 ел.  

Шушы күркәм дата һәм бәйрәмнәре уңаеннан Кукмара янгын сүндерү-коткару хезмәте җитәкчесе Илмир Хәбибрахманов хезмәттәшләрен һәм ветераннарны һөнәри бәйрәмнәре һәм якынлашып килүче Яңа ел белән тәбрик итә.

«Сезнең һәрвакыт янәшәгездән уңыш һәм изгелек атласын, якыннарыгыз һәм үзегез сәламәт булып, киләчәкне матур өметләр һәм күтәренке күңел белән каршыларга язсын», диелә котлауда.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев