Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Галия Каюмова – үзенчәлекле бала

Балалар бакчасы - сабыйлар тәүге белемнәрен, күпкырлы үсеш өчен кирәкле күнекмәләр, беренче тормыш тәҗрибәсен ала торган кечкенә бер дөнья ул. Һәрбер бала үзенчәлекле һәм кабатланмас. Аларның сәләтләре ачылырмы яки сүнәрме - монысы тәрбиячеләрдән тора. Ачышларга, яшәеш серләрен аңларга омтылыш нәкъ менә балалар бакчасында барлыкка килә. Менә шунда сабыйларның планнарын һәм...

Менделеевск шәһәрендә мәктәпкәчә яшьтәге балалар арасында "Син -уникаль" дигән республика бәйгесе үтте. Аның максаты - балаларның үзенчәлекле сәләтләрен ачу һәм үстерүдә ярдәм итү. Бу чарада Татарстанның төрле төбәкләреннән килгән иң талантлы балалар катнашты. Анда шәһәребезнең "Чулпан" балалар бакчасындагы әзерлек төркемендә тәрбияләнүче Галия Каюмова да көчен сынады. Әлеге кызчык күп кенә район, республика, ил күләмендәге иҗадый конкурсларда катнашып килә. "Син - уникаль" бәйгесендә ул үзенең җиңүләр санын тагын да арттырды: "Сөйләм үсеше" номинациясендә беренче урынга лаек булды. Бу бәйгегә республиканың 17 шәһәреннән 140 бала катнашкан. Жюри 13ен сайлап алган.

-Конкурс турында белгәч, без Галиянең шигырь укуын сурәтләгән видеоролик җибәрергә булдык. Җиңү яуларбыз дип көтмәгән идек, - ди тәрбиячесе, остазы Рафига Зыязетдинова. - Бу искиткеч чара иде, бик күп якты тәэсирләр алдык. Безгә шулкадәр ошады ки, хисләребезне сүзләр белән әйтеп бирү мөмкин түгел. Бәйрәм хуҗалары җылы кабул иттеләр, татар милли ризыклары белән каршы алдылар. Һәр балага аерым игътибар бирделәр: клоуннар, аниматорлар, сабын куыклары шоу-күренеше - оештыручылар бик күңелле бәйрәм әзерләгәннәр. Катнашучыларның чыгышлары концерт номерлары белән үрелеп барды. Бу әле тәҗрибә уртаклашу да: балалар бер-берсеннән күреп өйрәнәләр бит. Берәүләр - математика буенча, икенчеләре сәнгать номерлары , җыр буенча сәләтләре белән шаккаттырдылар. Бу бәйге Максим Галкинның "Лучше всех" шоу-программасына охшаш. Безнең Галия дә "Бик уйлап тормам әле" дигән шигырь сөйләде. Без аның үзе иҗат иткән шигырьләр җыентыгын да алып барган идек. Ул - үзенчәлекле бала. Минем түгәрәктә ул - әйдәп баручы.

Язма белән тулырак газетада таныша аласыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев