Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Фото: Район башлыгы Сергей Димитриев Ленинград камалышында катнашкан Хатирә Салихованы истәлекле билге белән бүләкләде

Бүгенге көндә районда Ленинград камалышында катнашкан бердәнбер кеше калды

Бүген район башлыгы Сергей Димитриев районыбызда бүгенге көнгә Ленинград камалышында катнашкан бердәнбер исән кеше – Өлге авылында яшәүче Хәтирә Салиховага  “Ленинградны фашистлар камалышыннан  тулысынча азат итүнең 75 еллыгы хөрмәтенә” дигән истәлек билгесе тапшырды.

- Авылда радиодан хәбәр иттеләр: “Сугыш башланды!” - дип. Бөтен кеше еларга тотынды. Тиздән яшь ир-егетләрне фронтка җибәрә башладылар, аннары – хатын-кызларны, шул исәптән мине дә. Ул чакта миңа 18 яшь иде. Мин Ленинград камалышында булдым. Ленинградка 70 чакрымны шуышып бардык, - дип искә ала Хатирә апа. – Шөкер, хәзер яхшы яшибез, тормышыбыз мул, хәзергәчә үзебезнең хуҗалыкны алып барам.

Хатирә һәм Мөбарәкҗан Салиховлар ике кыз үстергәннәр. Асия Өлгедә яши, Әлфия- Казанда. Ике онык, биш оныкчык - әби белән бабайның куанычы.

фото: Эльвира Мөбарәкшина/ "Хезмәт даны"

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев