Алтмыш биш ел бер сукмактан
Соңгы елларда яшьләр арасында гаилә дигән сүзнең кыйммәте кимеде. Бер карашка бер-берсе өчен янып торган парлар тормыш корып, берникадәр вакыт үтүгә төрле сәбәпләр аркасында аерылышалар. Ә алтмыш биш ел бергә гомер итүнең сере нәрсәдә икән? Бу турыда Кукмарада яшәүче Миннегөл апа белән Нурислам абый икесе дә бер авыздан "хезмәттә" дип...
Әйе, Кукмарада гомер итүче Миннегөл һәм Нурислам Гариповлар бергә тормыш корып яши башлаганнан соң, алтмыш биш ел вакыт сиздерми үтеп тә киткән. Әмма юбилярлар моңа бер дә көрсенми: "Аллага шөкер, матур яшәдек", - дип яшь, күңелле вакытларны сагынып искә алалар.
Нурислам абый үзе Өлге авылыннан, ә тормыш юлдашы итеп ул Саба районы Югары Симет авылының иң чибәр кызын сайлаган. Дөресрәге, урлап алып кайткан ул аны. Әмма әлеге вакыйгаларга барып җиткәнче Нурислам абыйның үзе белән якыннанрак танышыйк әле.
-Ачлык безне гел читкә йөртте. Әти балта остасы иде. Ул берәр кешедә йорт, каралты-кура эшләп бетерүгә, идарәдән салым, займ өчен түләгез дип, менеп җитәләр иде. Шуларга түзә алмыйча, вербовка белән чыктык та киттек, чыктык та киттек. Иң беренчесендә Бурятия республикасының Кяхтинск районына барып урнаштык. Ул вакытларда миңа сигез яшьләр тирәсе булгандыр, - диде Нурислам абый, күңелендәге истәлекләрнең иң ерактагысын барлап. - Сугыш башлангач, ир-атлар фронтка китеп бетте, барлык эш, авыр йөк булып, өлкәннәр, хатын-кызлар һәм безнең ише бала-чага җилкәсенә калды. Мин, атка атланып, җир тырмаладым. Әмма бик тә сукада эшлисем килә иде. Бригадирыбыз Степан исемле бабай янына киләм дә, мине сукага куюын сорыйм. "Русланка, син әле кечкенә, җәяү күп йөрергә кирәк, арып бетәрсең", - ди ул миңа. Шуннан соң алты чакрым ераклыкта урнашкан икенче бригаданың бригадиры янына бардым да: "Сезнең янга эшкә килсәм, мине җир сөрүгә куясыңмы?" - дидем. "Кил, кил", - дигәч, төнлә белән урын-җиремне җыйдым да качып киттем. Рәхәтләнеп дүрт ел буе җир эшкәрттем. Безнең атларны сугышка алып бетерделәр, ә алар урынына кыска буйлы монгол атлары алып кайттылар. Минем дә атны тотып бир инде дип, кызлар елый-елый сорыйлар иде. Ул вакытларда безгә малай-шалай дип карамадылар, бригадир: "Количество давай", агроном: "Качество давай", - дип кычкырды. Ә кыш көннәрендә басуга тирес түктем. Ат тизәгенең файдасы булгандырмы, игеннәр уңа иде.
Нурислам абый элеккеге танышларын хәтерендә яңартып, һәркемне исеме белән әйтеп, барлык вакыйгаларны эзлекле итеп сөйләвен дәвам итте.
-1944 елда райком секретаре барлык балалар 1 сентябрьдә мәктәпкә укырга барырга тиеш, дигән фәрман чыгарды. Кая ул, уку турында уй да, теләк тә юк. Бармыйм булгач, бармыйм, дидем. Әмма кызык иттеләр бит мине - ахыргы дәрестә 400 грамм ипи бирәләр иде. Шуңа күрә мәктәпкә бармый нишлисең, икмәк алтын бәһасе тора бит, - диде Нурислам абый. Менә шулай итеп, унике яшендә беренче тапкыр парта артына утыра ул.
Бер елны әнисе Кукмарага кунакка кайтып килгәннән соң: "Авылда да кеше ачтан үлми, яшиләр әле", - дигәч, туган илләренә кайтырга булалар. Шулай күченеп йөри торгач, Пычак мәктәбендә җиденче сыйныфны тәмамлый. Бу вакытта инде ул 17 яшьлек егет була.
-Кызларга күз төшә торган чак. Укытучыбыз Җәүһәр апа шундый чибәр, без аннан күзне дә ала алмый карап утыра идек. Ә ул килә дә безнең колакны бора иде.
Авылда күпмедер яшәгәннән соң 1950 елны алар гаиләләре белән, бәхет эзләп, Амур өлкәсенә чыгып китәләр.
Язма белән тулырак газетада таныша аласыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев