Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Адай авылыннан Айдар Садриев: Миңа "күлмәк белән тугансың", диделәр

"Танкка каршы минага эләккәнбез икән. Шартлау нәтиҗәсендә, дулкын безне машинадан алып аткан, аңыма килгәндә юл кырыенда ята идем, машина төтенләп тора, бар кеше чабыша. Колак, борыннардан кан киткән"

Еллар үткән саен, күп вакыйгалар хәтердән җуела бара. Әмма Әфган сугышы калдырган яралар әле дә райондашларыбызның күңелендә авыр таш булып саклана. Адай авылыннан Айдар абый Садриев та Әфган җирендә күргәннәрен бүгенгедәй хәтерли. 

1984 елның май аенда Адай авылыннан армия хезмәтенә бер көнне өч егет китәләр. Фиргать Йөзмөхәммәтов, Рәфкать Зыятдинов һәм Айдар абыйлар бергә Төрекмәнстанга җибәрелеп, анда алты ай дәвамында механик-йөртүчеләр әзерләүче курслар үтәләр. Әмма Айдар абыйга авылдашларыннан аерылырга туры килә, аны вертолет белән Әфганстанга озаталар. 

- Казанда ук кайда җибәрәселәре билгеле иде инде. Әмма бу турыда әти-әниләргә Әфганстанга кереп, бер ай чамасы узганнан соң гына хәбәр иттем, аларны борчыйсы килмәде. Хатларны һәрвакыт барысы да әйбәт дип яза идем, - диде ул. - Ә Кундуз шәһәренә килеп төшкәч, безне вакытлыча казармаларга урнаштырдылар. Анда төрле частьлардан хәрбиләр килеп (аларны “покупательләр” дип йөртәләр), үзләренә кирәкле  солдатларны сайлап алып китәләр иде. Мин 149нчы мотоукчы полкына эләктем. Анда командирларны йөртә торган БМП-2 машинасына өлкән  механик-йөртүче итеп билгеләндем. Биредә дүрт ай хезмәт иткәч, взвод командирын разведка полкына күчерделәр дә ул мине үзе белән алды. Һәм калган  хезмәтемне разведка взводында дәвам иттем. 

Ике ел хезмәт итү вакытында Әфганстанның барлык шәһәр-кышлакларында булырга туры килә аңа. Казарма хәрби урнашу урыны гына иде, гел колонналар белән йөреп тордык, дип искә ала ветеран. Без Әфган сугышы турында телевизор экраннарыннан карап кына беләбез. Күңелебез тынычлыкка ияләнгән, андый атыш-үлемнәр тормышта буладыр дип күз алдына да китермибез шул. 

- Хезмәткә керешкәндә һәм кайтыр көннәрне саный башлагач кына атыш тавышлары куркыта икән ул. Калган вакытта  аңа игътибар да итмисең. Без дә беренче көннәрне пулялар сызгырганын ишеткәч кача идек, ә алданрак килгән солдатларның исләре дә китми. Тора-бара үзебез дә ияләндек, - диде әфганчы. - Сызгырып очкан пулядан куркасы юк, ул сине узган була. Ә тиясенең тавышы ишетелми, диләр иде. Аллага шөкер, пуляга эләккәнем булмады, ә менә машина белән минага юлыктык. 

Ноябрь айларында Баглан шәһәрендә була бу хәл. Тиздән, язга чыксак, туган якларга кайтабыз, дип сөенгән чаклары...

- Без шәһәр урамнарын карап йөри идек, - дип дәвам итә әфганчы, хатирәләрен барлап. - Анда җиде урам, төп урамга гына асфальт түшәлгән. Менә бер урамны әйләндек, икенче... һәм юл чатына җиттек. Карыйм: бер якка минем борылып кергән эз бар, ә икенче урам чип-чиста. “Кая” дип соравыма, командир “сулга” диде, һәм  шартлаган тавыш яңгырады. Калганын хәтерләмим. Танкка каршы минага эләккәнбез икән. Шартлау нәтиҗәсендә, дулкын безне машинадан алып аткан, аңыма килгәндә юл кырыенда ята идем, машина төтенләп тора, бар кеше чабыша. Колак, борыннардан кан киткән. Ярый әле ачык машинада булганбыз дип уйладык, чөнки ябулы техника эчендә исән кала алмас идек. Машинаның минем арттагы урынында зур тишек иде. Миңа “күлмәк белән тугансың”, диделәр. 

Шуннан соң ул бер атна чамасы медчастьта дәваланып чыга. Тернәкләнгәч, хезмәтен яңадан шул ук полкта дәвам итә. Чик буена барып, үзенә икенче машина алып кайта. Ә хезмәте төгәлләнергә өч ай кала егетләрне сугыш операциясенә алмый торган булалар. 

Әфганстанда булган ел ярым вакыт эчендә үзе шикелле япь-яшь егетләрнең үлемен, яралануын күп  күрергә туры килә Айдар абыйга. Үзе дә камалышта калган 25 хезмәттәшен коткара. Туган якларына кайтырга йөк самолетын солдатлар гына түгел, табутлар да көтеп тора иде, ди ул. Бүгенге көндә ветеранның күкрәген “Сугышчан казанышлар өчен”, “Батырлык өчен”, “Рәхмәтле әфган халкыннан”, “СССР сугышчы-интернационалистына”,  юбилей медальләре бизи. 

Җирле халыкның бик авыр тормышта яшәве турында да искә алды әфганчы. 

- Анда табигать тауларга бик бай, үлән үсми, бары тик иңкүлекләрдә,  елга, инеш буйларында гына яшеллек бар, шуңа күрә бу урыннарны “зеленка” дип йөртәләр иде, - диде ул. - Тигезлекләрдә, елга булган урыннарда яшәүчеләр дөге үстерү белән шөгыльләнәләр. Күп эшне кул белән башкаралар, үгезләр, агач сукалар белән җир эшкәртәләр. Соңыннан гына тракторлар гөрелтесе ишетелә башлады. Электр, газ һәм көнкүреш өчен кирәкле башка уңайлыклар юк. Ә өйләр балчык белән саламны кушып изеп ясалган саман кирпечтән салынган.

Айдар абый Әфганстан турындагы документаль фильмда да төшә. Анда чынбарлык яктыртылган, ди.  Әмма фильмның исемен генә хәтерли алмады.

Туган якларына әйләнеп кайтканнан соң, ул төзелеш институтында белем ала. Унҗиде ел буе “Татавтодор” җәмгыятенең “Кукмара” юл төзелеш-ремонт участогында прораб, юл мастеры булып хезмәт куя, аннан соң базада газ, электр хуҗалыгы өчен җаваплы була. Әмма эшен сәламәтлеге буенча калдырырга туры килә. Ләкин авылдашым тик тора торганнардан түгел: бүгенге көндә ул тимердән төрле эшләнмәләр ясый, ут кертә һәм башка эшләрне башкара. Тормыш иптәше Клара апа белән ике балага гомер биргәннәр. Кызлары быел медицина институтын тәмамлый, ә уллары Уссурийскида эшли икән.
Әфганчылар - хәрби сынаулар вакытында дуслыкларын ныгыткан, бердәм халык. Шуңа күрә очрашуларга һәм башка чараларда да алар актив катнашалар. Айдар абый да мондый чараларны калдырмаска тырыша. Зур Сәрдек авыл җирлегендә, районда үткәрелгән очрашуларга да бик теләп бара. 
 

фото: Ризилә Корбанова/ "Хезмәт даны"

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев