Районыбыз укучылары Березняк мәдәният йортында шигырь бәйгесендә көч сынашты
Биредә Рәниф Шәрипов исемендәге яшь шигырь язучылар бәйгесе узды.
Березняк авылында узган шигърият бәйрәменә якташыбыз, танылган шагыйрь, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, С.Сөләйманова һәм Г.Исхакый исемендәге әдәби бүләкләр иясе Рәниф Шәрипов һәм аның бер төркем иҗатташ дуслары – тумышы беләне районыбызның Мәмәшир авылыннан булган шагыйрә, прозаик, әдәбият галиме Рифә Рахман, танылган журналист Риман Гыйлемханов, шагыйрә, публицист-язучы Гөлзада Бәйрәмова, татар шагыйрәсе Фәйрүзә Мөслимовалар кайтты.
Рәниф Шәрипов тумышы белән Аман-Оштырма авылыннан. Якташлары, туган мәктәбе белән элемтәне бер дә өзми, очрашуларга ел саен кайтырга тырыша ул. Белем йортында Рәниф Шәрипов исемендәге яшь шигырь язучылар бәйгесен оештыру да матур традициягә әверелде. Быел да бик күркәм, оешкан төстә узды ул.
Мәктәп директоры Альберт Фәхретдинов сүзләренә караганда, конкурс дүрт номинациядә үткәрелгән: 1-4 сыйныфлар Рәниф Шәриповның шигырьләрен яттан сөйләсә, 5-8, 9-11 сыйныфлар һәм укытучылар үзләре язган иҗат җимешләрен тәкъдим иткәннәр. Бәйгенең беренче этабында 70тән артык видеоязма кабул ителгән.
Жюри тарафыннан бик яхшы дип табылган конкурсантлар бәйгенең финал өлешендә катнашты. Иң яхшы шигырь сөйләүчеләргә һәм каләм тибрәтүчеләргә Мактау грамоталары, истәлек бүләкләре, кунакларның китаплары тапшырылды.
Фото: Эльвира Мөбарәкшина/ «Хезмәт даны»
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев