Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

1-9 гыйнварда Кукмарада Яңа ел афишасы

Алда озын яллар көтә. Район халкы вакытларын күңелле итеп үткәрсен өчен бәйрәм чаралары турында сөйлибез.

1-9 гыйнварда 19.00-22.00 сәгатьләрдә – үзәк чыршы янында «Музыкаль фейерверк» (Комсомол мәйданы) Яңа ел күңел ачу кичәсе. 

2-7 гыйнварда «Киндер-Күл» паркында 13.00дән 15.00 сәгатькә кадәр Кыш бабай резиденциясе эшләячәк. Программада: чыршы тирәли әйлән-бәйлән, мастер-класслар. Кунаклар һәм район халкы фотосессияләрдә катнаша, чана шуа, атларда йөри, кайнар чәй белән коймактан авыз итә, шулай ук үз балалары өчен Кыш бабайның видеокотлавына заказ бирә ала. 

3 гыйнварда 11.00 сәгатьтә Гафиятуллин урамындагы 6, 8, 10нчы йорт ишегалларында, 12.00 сәгатьтә Эшчеләр тыкрыгындагы 26нчы йорт ишегалдында, 13.00 сәгатьтә Ворошилов урамындагы 21нче йорт ишегалдында «Яңа ел - һәр ишегалдына» акциясе узачак. 

5 гыйнварда 10.00 сәгатьтә – «ИТЕКФЕСТ» төбәкара фестиваль-ярминкәсе (Комсомол мәйданы). 

7 гыйнварда 17.00 сәгатьтә – «Күңелле Раштуа» театральләштерелгән концерт (район Мәдәният йорты).

фото: https://www.instagram.com/kukmor.tatarstan/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев