Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Укытучыбызга 95 яшь

Түбән Арбаш сигезьеллык мәктәбендә география-биология фәннәрен укытып, аннан соң мәктәп директоры булган, халык мәгарифе отличнигы исемен йөртүче Мирзин Әхәт Мирза улына шушы көннәрдә 95 яшь тулды. Әхәт Мирза улы институт тәмамлап эшкә урнашуга, Бөек Ватан сугышы башлана. Сугыш елларында ул Ерак Көнчыгышта, Тын океан флотындагы истребительләр авиациясендә разведчик булып хезмәт...

Түбән Арбаш сигезьеллык мәктәбендә география-биология фәннәрен укытып, аннан соң мәктәп директоры булган, халык мәгарифе отличнигы исемен йөртүче Мирзин Әхәт Мирза улына шушы көннәрдә 95 яшь тулды.
Әхәт Мирза улы институт тәмамлап эшкә урнашуга, Бөек Ватан сугышы башлана. Сугыш елларында ул Ерак Көнчыгышта, Тын океан флотындагы истребительләр авиациясендә разведчик булып хезмәт итә. Ә инде сугыштан кайткач, үзенең туган авылы Түбән Арбаш сигезьеллык мәктәбенә укытучы итеп билгеләнә. Тәкәнеш, аннары Саба, соңыннан Кукмара районнары мәгариф бүлеге җитәкчеләре аның хезмәтенә зур бәя бирәләр. (Түбән Арбаш мәктәбе элегрәк өч район арасында күченеп йөрде). Ул дәресләрен кызыклы итеп, тәҗрибә участогында укучыларга эш күрсәтеп, зур таләпчәнлек белән укытты, аларны тормышка хәзерләү өчен зур көч куйды. Әхәт Мирза улын хәзер дә укучылары сагынып искә алалар.
Гаиләдә 3 ул, 1 кыз үстерделәр. Уллары тәртипле, мактаулы урыннарда эшли. Ә бердәнбер кызлары яшь кенә килеш авырып, 8 көнлек кызын калдырып вафат булды. Оныкны үстерделәр, укыттылар. Авыр хәсрәтләр артта калды, бүгенге көндә Әхәт абый шул онык тәрбиясендә яши. Тормыш иптәше белән 70 елга якын тигезлектә яшәделәр. Соңгы 3-4 елда авырып яткан тормыш иптәшен Әхәт абый үзе карады, быел аны соңгы юлга озатты. 95 ел гомер эчендә авырлыгы да, шатлыгы да күп булды. Көнчыгышта "Тауның биеклеген-күләгәсе, ханның бөеклеген-дошманнары дәлилли", - дигән әйтем бар. Ул яшьтән үк гарәп графикасын, дин гыйлемен белгән. Авылыбызда мулла юк иде, ул бу хезмәтне дә алып барды, күп саваплы эшләр башкарды. Аннары бу эшне Кукмара мәдрәсәсенә йөреп дин гыйлемен алган шәкерте, элекке физкультура укытучысы М.Гыйльметдиновка тапшырды.
Мәгарифне алга җибәрүдә армый-талмый хезмәт иткән Мирзин Әхәт Мирза улына нык сәламәтлек телибез, аның 100 еллык юбилеен да каршы алырга язсын.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk