Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Украинада баручы махсус хәрби операциягә теләктәшлек йөзеннән Кукмарада автойөреш уздырылды

Шәһәр урамнары буйлап хәрби-патриотик хәрәкәтләр, Россия флаглары һәм «Z» символы булган автомобильләр үтте.

Украинада баручы махсус хәрби операциядә үзләренең хезмәт бурычларын үтәгән Россия солдатлары һәм офицерларына теләктәшлек йөзеннән Кукмарада автойөреш узды.

Шәһәр урамнары буйлап хәрби-патриотик хәрәкәтләр, Россия флаглары һәм «Z» символы булган автомобильләр узды. Әлеге символ «Җиңү өчен» дигәнне аңлата.

«Безнең автойөреш бүгенге көндә Украинада бара торган хәрби хәрәкәтләрдә үз бурычларын үтәүче егетләргә, чын ир-атларга теләктәшлек йөзеннән оештырылды. Аллаһы Тәгалә аларга сәламәтлек бирсен, туган йортларына исән-сау әйләнеп кайтсын», - диде район хәрби комиссары Альберт Гомәров.

Район ветераннар советы рәисе Валентин Иванов исә бүгенге көндә иң зур теләк – тыныч күк йөзе, дип билгеләп үтте.

Соңыннан автойөрештә катнашучылар мемориалга чәчәкләр салдылар.

<iframe src="https://vk.com/video_ext.php?oid=-33406351&id=456239980&hash=134f0bbd78c67d80&hd=2" width="853" height="480" allow="autoplay; encrypted-media; fullscreen; picture-in-picture;" frameborder="0" allowfullscreen></iframe>

 

Фото: Эльвира Иванова/ «Хезмәт даны»

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk