Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Туган көнем – 1 апрель. Ышанасызмы? (сораштыру)

Бүген иң күңелле, уен-көлкегә бай булган бәйрәмнәрнең берсе - халыкара Көлке көне. Тарихи мәгълүматлардан билгеле булганча, әлеге бәйрәм моннан ике мең ел элек Борынгы Римда барлыкка килгән. Ә менә Россиядә Көлке бәйрәме Петр I патшалык иткән вакыттан килә. Беренче массакүләм шаярту исә Мәскәүдә 1703 елда була. Сөрән салучылар, урам буйлап,...

Көлке бәйрәме уңаеннан 1 апрельдә туган көннәрен билгеләп үтүче райондашларыбыз белән аралашып алдык. Әлеге көн аларның холыкларына туры киләме, алдаганнары һәм алданганнары бармы икән? Сораштыруыбыз шул хакта.

Фәйрүзә ИСМӘГЫЙЛЕВА:

-Мин тумышым белән Олыяз авылыннан. Хәзерге вакытта гаиләм белән Зур Кукмарада яшим. 1 апрельдә дөньяга килүнең уңай ягы бар. Туганнарым, дусларым, сыйныфташларым ул көнне гомер бәйрәмем булуын беркайчан онытмыйлар, котлауларын җиткерәләр. Кайберләре: "Мондый көнне юньле кеше туамыни?"- дип тә шаярта әле. Әмма мин аларга беркайчан үпкәләмим. Көне шундый бит! Холык-фигылем дә тулысынча бу көнгә туры килә. Кырыс та була алам, шаяруны да аңлыйм. Мәктәптә укыганда, студент елларында: "Бүген дәресләр булмый, укытучы район үзәгенә киткән. Контроль эшеңне "икеле"гә эшләгәнсең", - дигән алдаулар еш була иде. "Сине директорга чакыралар", - дигәне, мөгаен, иң куркынычы булгандыр. Хәзер инде шаяруларга алай юлыккан юк. Әмма шулай да 1 апрель көнне әйтелгән сүзләргә, тәкъдимнәргә бик ышанасы килми, Көлке көне белән бәйледер сыман тоела.

Ринат ИСРАФИЛОВ:

-1 апрель - чын мәгънәсендә минем көнем. Уен-көлке, шаян сүз, мәзәкләр сөйләү - боларның барысын да яратам. Юк кына сүзне дә юморга әйләндереп, моңсуланып утыручыларны шаркылдап көлдерә алу сәләте, мөгаен, Ходай тарафыннан бирелгәндер үземә. Әмма минем туган көнем 1 апрельдә, дигәнгә күпләр ышанмый. Социаль челтәрләрдә ачылган "бит"ләремдә ул датаны күргәннән соң гына бер-бер артлы котлаулар килә башлый. Юморны яхшы аңлаганлыктан, бәйрәм һәм туган көн уңаеннан нинди генә сүз әйтсәләр, нинди генә теләк юлласалар да үпкәләмим. Алдауга килгәндә, кешене үпкәләтмәслек итеп, җиңелчә генә ялганларга тырышам. Үземне исә еш кына: "Телефонга кер әле, Казаннан җитәкчелек шалтырата", - дип алдыйлар. Алданганымны белгәч, бергәләп көлешәбез.

Тәнзилә МОСТАФИНА:

-Холкымны Көлке көне белән туры килә дип әйтә алмыйм. Дөрес, җиңелчә шаяруларны аңлыйм, әмма авыррак сүз булса, шул арада күңелем тулып елап җибәрәм. Аның каравы, тормыш иптәшем Харис юморга чиксез бай. Шул арада нинди дә булса шигырь, я көлкеле хикәя язып куярга мөмкин. Өйдә вакытта аның шаяруларына кайвакыт ачуым да килә, бераз җитди була бел, дип әрләп тә алам үзен.

Кешеләрне алдый белмәсәм дә, элеккеге көнкүреш комбинатының Ломоносов урамындагы филиалында эшләгән вакытта алданганым булды. Йортыбыз комбинаттан ерак түгел иде. 1 апрель көне. Тиз генә пилмән пешерим дә, кызларны сыйлармын, туган көнемне билгеләп үтәрбез, дип өйгә чыктым. Бераз вакыттан бергә эшләүче хезмәттәшем: "Тикшерүче килде", - дип йөгереп кермәсенме?! Тиз генә өстемә кием элдем дә, чыгып чаптым. Ашыга-кабалана торгач, пычракка егылдым. Сазга буялып беткән курткамны тышта калдырып, сулышым кабып бүлмәгә йөгереп керсәм, тикшерүченең әсәре дә юк, кызлар рәхәтләнеп көләләр. Күзем яшь белән мөлдерәп тулса да, үземне кулга алдым, мин дә аларга кушылып көлдем. Пилмәнне пешереп бетереп алып кереп, тәмләп ашадык.

Роза БАДЫШЕВА:

-Мин 1 апрельдә, "Кучкар" йолдызлыгы астында туганмын. Йолдызлар фаразына бик ышанмасам да, үземнеке нәкъ холык-фигылемә туры килеп тора. Уңышка омтылучан, бар көчләрен, энергияләрен хезмәткә багышлаучы, уен-көлке, шаян сүзне үз итүчеләрнең берсе мин. Балалар белән эшләгәндә җитди дә буласың, көлешәсең, мәзәкләр дә сөйләп аласың инде ул. Тормышта мин уңай хисләргә, юморга бай кеше.

Көлке көнендә бер тапкыр гына алдаганым булды. Мәктәптә укыганда дус кызларымны туган көнемә чакырдым да, алар килгәч: "Мин сезне ялганладым, туган көн бүген түгел", - дидем. Ышандылар, билгеле, кәефләре кырылды. Өйдә өстәл әзерләнгән, тәм-том пешерелгән иде. Дусларымны 1 апрель булуын әйтеп көлдердем дә, табынга чакырдым. Бик күңелле булды.

Рузалия КӘШӘПОВА:

-Шаярып-көлеп йөрүчеләрдән түгелмен. Кирәк вакытта гына көләм, елмаям. Гомумән алганда, мин - җитди кеше. Шуның өчен Көлке көне белән характерым да капма-каршы. Туган көнгә килгәндә, ел да хөрмәт итеп кунаклар киләләр, матур гына бәйрәм итәбез. Элегрәк бер-беребезне алдап, шаярыша идек, беркайчан үпкәләшүләр булмады. 1 апрель кебек күңелләрне шатлык хисләре белән тулыландыручы көннәр, чыннан да, бик кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk