Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Сәрдекбаш авылында заманча спорт корылмасы куллануга тапшырылды

Мәгариф ветераны Мөзәкир Нәбиев истәлегенә хоккей турнирда сигез команда катнашты.

Хоккей мәйданчыклары ачылу районда матур традициягә әверелде. Кичә Сәрдекбаш авылында да шундый заманча спорт корылмасы куллануга тапшырылды, шулай ук бу көнне анда мәгариф ветераны Мөзәкир Нәбиев истәлегенә хоккей турниры үткәрелде. Җирлек халкының шатлыгын уртаклашырга һәм командаларны сәламләргә район башлыгы Сергей Димитриев һәм башка кунаклар килгән иде.

Сәрдекбаш авыл җирлеге башлыгы Илгиз Нәбиев исә чакыруны кабул итеп килгән командаларга, яшьләргә спорт белән шөгыльләнү өчен мөмкинлекләр тудырган район, республика җитәкчелегенә һәм мәйданчык төзелешенә өлеш керткән һәркемгә рәхмәтен белдерде. Аның сүзләренә караганда, үткән ел җирлек дүрт грант откан, шуның өчесенә Уразай авылында 980 метр юлга асфальт түшәлгән һәм Сәрдекбашта әлеге хоккей мәйданчыгы төзелгән.

Авылның элеккеге хоккей тартмасы агачтан эшләнгән, мәйданы да кечкенә булган. Ә яңасы пластик бортлы, стандартларга туры китереп, егерме алтыга илле алты метрлы итеп ясалган. Балалар бакчасы мәктәпкә кушылганнан соң бушап калган бина да эшкә яраган: аның бер өлешен спортчыларга киенү-чишенү бүлмәсе итеп үзгәртеп җиһазландырганнар. Хоккей мәйданчыгы буш тормый, аеруча кичләрен әйләнә-тирәсе гөр килә, диделәр.

«Әти исән-сау вакытта без аның хөрмәтенә теннис ярышлары үткәрә башлаган идек. Бертуган Фидәил абыебызның вафатыннан соң, теннис ярышын аның истәлегенә уздырырга уйладык. Ә әти истәлегенә хоккей турниры булсын дип сайладык, чөнки ул вакытта мәктәптә әлеге спорт төре бик көчле иде. Шуннан соң ул матур традициягә әверелде, быел унберенче тапкыр оештырылды. Беренче биш елында турнирда балалар ярышты. Хәтта уникешәр команда җыелган вакытлар бар иде», - дип искә алды Сәрдекбаш мәктәбе директоры Фәнис Нәбиев.

Соңгы биш елда ярышта өлкәннәр катнашкан. Тик быел турнирны кабат мәктәп укучылары арасында яңартырга уйлаганнар. Чөнки ахыргы вакытта балаларда хоккейга игътибар кимегән кебек тоелды, җиңүгә омтылыш булмагач, кызыксыну югала, үсеш сизелми, хәтта уйныйсылары да килми, диделәр.

«Сез - спорт сөюче җирлек. Биредә бик күп кенә спортчылар үсеп чыккан, Россия хатын-кызлар җыелма хоккей командасы составында Олимпия уеннарында катнашучы Фәнүзә Кадыйрова үзе генә дә ни тора! Ул - безнең районга гына түгел, бөтен республика өчен горурлык. Ә Мөзәкир Нәбиев - җирлек тормышына зур хезмәт куйган кеше. Шундый шәхесләр истәлегенә турнирлар үткәрү яшьләргә патриотик тәрбия бирә. Ул алга таба да дәвамлы булсын. Ярышка күрше район командаларының да кушылуы - матур күренеш», - диде район башлыгы, тантаналы чарада катнашучыларны сәламләп.

Турнирга Сәрдекбаш, Вахит, Олыяз, Нырья, Купка, Аш-Буҗи, Чишмәбаш һәм Саба районының Эзмә авылы командалары килгән иде. Уен нәтиҗәләре буенча Сәрдекбаш - беренче, Эзмә - икенче, Купка командасы өченче урынны яулады.

Рүзәл ШӘРИФҖАНОВ, Яңа Сәрдек:

Мин биш яшьләрдә тимераякта шуа башлаганмындыр, шуннан бирле хоккей белән кызыксынам. Үзебезнең командабыз бар, анда Сәрдекбаш, Яңа Сәрдек, Бакчасарай авылыннан егетләр уйный. Хоккей белән башлыча мәктәптән кайтканнан соң, кичкә таба шөгыльләнәбез. Төрле турнирларда да катнашабыз, үзебез дә командаларга бүленеп ярышабыз. Безгә шундый заманча спорт мәйданчыгы төзеп бирүчеләргә зур рәхмәт.

 

Фото: Ризилә Корбанова/ «Хезмәт даны»

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk