Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Рәдиф хәзрәт Тимергалиев мөселманнарны Ураза бәйрәме белән котлады

Ураза гыйбадәте безнең холкыбызны йомшартты, мактану, мин-минлек сыйфатларыннан арындырды, башкаларга карата мәрхәмәтлерәк, шәфкатьлерәк булырга өйрәтте, диелә котлауда. 

Кукмара районы имам-мөхтәсибе Рәдиф хәзрәт Тимергалиев мөселманнарны Ураза бәйрәме белән котлады.

«Хөрмәтле райондашлар, газиз мөселман кардәшләр! Менә сабырлык мәктәбе булып саналган изге Рамазан ае үтеп тә бара. 

Әйе, нәфесне буйсындырып, үзеңне билгеле бер тәртипкә гадәтләндерү җиңел булмагандыр, әмма әлеге гыйбадәтне Аллаһка тәвәккәлләп, ихластан үтәгән һәркем артык авырлык тоймады, киресенчә, рухын-иманын ныгытып, Аллаһы Тәгаләгә якыная алуына шатланып, Аның нигъмәтләренең кадерен аңлап, чиксез шөкер хисләрен Раббысына җиткерде. Ураза гыйбадәте безнең холкыбызны йомшартты, мактану, мин-минлек сыйфатларыннан арындырды, башкаларга карата мәрхәмәтлерәк, шәфкатьлерәк булырга өйрәтте.

Шушы гает алды көннәрендә мөселманнар игелекле эшләрен тагын да арттырырга тырышып нәтиҗәләр ясый, алга таба да игелек-изгелек, саваплы гамәлләр эшләүне дәвам итәчәкмен дип ниятли.

Мөхтәрәм газиз кардәшләр! Рамазан аенда кылган барча гыйбадәтләребез кабул булсын, шушы бәрәкәтле, фазыйләтле вакытта безгә бирелгән савапларыбыз җуелмасын, ел әйләнәсендә Аллаһ рәхмәтендә булып, һәрдаим Аның ризалыгын алып яшәргә насыйп әйләсен. Ил-көннәребез тыныч, тормышыбыз мул, тәннәребез сәламәт, иманыбыз камил, бәйрәмнәребез мөбарәк булсын!» - диелә котлауда. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk