Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Мәчкәрә авылында Беренче җәмигъ мәчете төзекләндереләчәк

Реставрация эшләрен хәйриячелек хисабына башкару планлаштырыла.

Бүген Мәчкәрә авылына Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин, Татарстан Республикасы Мәдәни объектларын саклау комитеты рәисе Иван Гущин, Татарстан Республикасы Президенты Аппаратының Эчке сәясәт мәсьәләләре департаментының дини берләшмәләр белән хезмәттәшлек итү идарәсе башлыгы Альберт Дирзизов килде. Сәфәрнең төп максаты республика әһәмиятендәге архитектура һәйкәлен - Мәчкәрә авылында XVIII гасырда төзелгән мәчетне төзекләндерү мәсьәләләре турында сөйләшү булды. 

Әлеге дин йорты - безнең көннәргә кадәр сакланган татар мәдәни архитектурасының уникаль һәйкәле. Аны 1791 елда беренче гильдия сәүдәгәре Габдулла Гадбессәлам улы Үтәмишев төзетә. 1793 елда биредә беренче тапкыр намаз укыла. 1920 елда мәчет ябыла, соңыннан манарасы киселә.

Биредә 2005 елда реставрация эшләре башлана, әмма ахырына кадәр җиткерелми. Быелдан исә хәйриячелек хисабына ремонт-төзекләндерү эшләре яңартып җибәреләчәк. 

«Бу гади генә түгел, ә күп галимнәребез укыган мәчет. Аны бергәләшеп торыгызырга, намаз укырга, шәкертләребезне укытырга насыйп булсын», - диде мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин.

Фото: Алсу Сәләхетдинова/ «Хезмәт даны»

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk