Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Кукмарадан Саимә апа Гайнетдиновага 90 тулды (фото)

Березняк авылында туып-үсеп, бүгенге көндә Кукмарада яшәүче Гайнетдинова Саимә Хәйретдин кызына бүген 90 яшь тулды. Юбилярны район башлыгы Сергей Димитриев тәбрикләп, туган көн иясенә Россия Президентының котлау открыткасын, үзенең Рәхмәт хатын, истәлек бүләге тапшырды. Шулай ук социаль яклау бүлеге начальнигы Светлана Җамалиева, тегү фабрикасы җитәкчелеге дә юбилярны туган көне белән...

Саимә апа тормыш иптәше Гарифулла абый белән ике бала тәрбияләп үстерә. Кызганыч, пар канаты һәм улы Мансур инде араларында юк. Бүгенге көндә юбиляр кызы Сания ханым тәрбиясендә бәхетле картлык кичерә.

-Мин тегү фабрикасында эшләп лаеклы ялга чыктым. Тормышның авырлыкларын күп күрсәк тә, сынмадык, сыгылмадык. Хәзер, Аллага шөкер, өйләр җылы, пенсияләрне вакытында биреп торалар. Кызым бик яхшылап тәрбияли, зур рәхмәт аңа. Күршеләрем дә һәрчак кереп хәлемне беләләр, - ди Саимә апа.

-Кадер-хөрмәттә яши ул. Аяклары йөреп тора, күзләре күрә, колагы ишетә, зиһене ачык. Андый бәхетле картлык һәркемгә дә насыйп булмый ул. Биш вакыт намазын да калдырмый әле әбиебез. Алга таба да сау-сәламәт булсын, безне сөендереп озак яшәсен, - ди күршесе, туганы Роза ханым.

Алсу Идрисова, Эльвира Мөбарәкшина фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk