Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Кукмарада волонтерлар эшчәнлеге яңартыла

Волонтерлар даруханәдән тиешле препаратларны алып, коронавирус белән амбулатор дәваланучыларга илтәчәкләр.

Муниципаль сәламәтлек саклау өлкәсенә өстәмә ярдәм итү чаралары кысаларында COVID-19дан амбулатор рәвештә дәваланучыларга ташламалы препаратлар кайтарту яңадан торгызыла. Әлеге даруларны авыруларның өйләренә илтеп бирү өчен волонтерлар җәлеп ителә. Шул уңайдан кичә район үзәк китапханәсендә район Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Айгөл Әхмәтшина, район яшьләр эшләре һәм спорт идарәсе җитәкчесе Илсур Кәшәпов, үзәк даруханә мөдире Земфира  Хуҗиналар волонтерлар белән очрашып, ярдәм оештыру мәсьәләләре турында сөйләштеләр.  

«Районда коронавирус белән авыручылар арасында ялгыз яшәүче, туганнары булмаган өлкәннәр дә бар, алар безнең игътибарга, ярдәмгә мохтаҗ. Шуңа күрә үткән елгы кебек волонтерлар штабының эшчәнлеген яңартабыз. Бүгенге очрашуда катнашучыларның барысы да анда рәсми рәвештә әгъза булып торалар. Тиздән аларга таныклыклар да тапшырылачак. Шуның ярдәмендә сез үзегезнең волонтер булуыгызны раслый алачаксыз. Аралашу, бер-беребез белән элемтәдә тору өчен Ватсапта волонтерларның аерым төркемнәре дә булдырылды», - дип билгеләп үтте Айгөл Әхмәтшина.

 

Волонтерлар даруханәдән тиешле препаратларны алып, авыруларга илтәчәк. Моның өчен алар транспорт һәм шәхси саклану чаралары белән тәэмин ителәчәк.

«Үткән ел ноябрь, декабрь һәм бу елның гыйнвар аенда волонтерлар белән эш туктатылып торды һәм авырулар үзләре даруханәгә йөрергә мәҗбүр булды. Гыйнвар аенда гына да 500дән артык кешене кабул иттек. Волонтерлар белән эшчәнлекнең яңартылуы бик яхшы», - диде Земфира Хуҗина.

Даруханә мөдиренең сүзләренә караганда дарулар волонтерларга дәваханәдән килгән тасвирлама (опись) нигезендә бирелә һәм алар аны кул куеп алырга тиеш була. Ә дару алу өчен тасвирлама, рецептларны үзәк дәваханәдән китерәчәкләр.

«Волонтерлар белән эш ике юнәлештә алып барылачак. Шуның беренчесе - дарулар илтү буса, икенчесе “Тылсым” халыкка социаль ярдәм күрсәтү үзәге каршында эшләп килүче кайнар линия буенча.  Чөнки самоизоляциядә булган өлкәннәргә продукция һәм башка көнкүреш чаралары да кирәк булырга мөмкин», - диде Айгөл Әхмәтшина. Шулай ук ул райондашларыбызны волонтерлар хәрәкәтенә кушылырга чакырды.

Волонтерларның эше бик җаваплы, шул ук вакытта алар үзләренең сәламәтлекләрен дә куркыныч астына куялар. Шуңа күрә район яшьләр эшләре һәм спорт идарәсе волонтер булып алынган егет-кызларга район спорт учреждениеләренә йөреп, сәламәтлекләрен ныгыту өчен сертификатлар тапшырды.

Фото: Ризилә Корбанова/ «Хезмәт даны»

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk