Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Кукмарада «Хәтер бакчасы» акциясе кысаларында агач үсентеләре утырттылар

Акция Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 77 еллыгын бәйрәм итүгә багышлана.

Бүген «Хәтер бакчасы» акциясе кысаларында агач үсентеләре утыртылды. Акция Хәтер паркы территориясендә оештырылды. Утырту өчен шомырт, каен, миләш һәм алмагач үсентеләре сайлап алынды.

Район башлыгы Сергей Димитриев акция инде беренче ел гына үткәрелми, аның кысаларында районда бик күп агач утыртылды, дип билгеләп үтте. Акциянең төп максаты - сугыш геройларын искә алу.

Кукмара 4нче урта мәктәбенең яшь армиячеләре «Хәтер бакчасы» акциясенә бик теләп кушылды.

«Агачлар утыртканда без патриотлык күрсәтәбез, илгә тынычлык яулап алган геройларны искә алабыз. Алар безнең йөрәкләрдә яши. Патриот - ул үз илен һәм геройларын хөрмәт итүче кеше», - дип билгеләп үтте «Яшь патриот» командасы командиры Михаил Волосов.

«Хәтер бакчасы» халыкара акциясе Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 77 еллыгын бәйрәм итүгә багышлана.

Фото: Эльвира Иванова/ «Хезмәт даны»
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk