Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Кукмара районының ике мәктәбендә илкүләм проект буенча ремонт эшләре бара

Кукмара өченче мәктәбен – 63, ә Нырья мәктәбен 110 миллион сумга тулысынча төзекләндерергә һәм җиһазландырырга планлаштыралар.

«Мәгариф» илкүләм проекты буенча Кукмара өченче һәм Нырья урта мәктәпләрендә капиталь ремонт эшләре бара. Район башлыгы Сергей Димитриев шушы көннәрдә төзелеш мәйданчыкларында булып кайтты. 

Ком-балчык, кирпеч, плитә калдыклары, чүкеч, дрель тавышлары, тузан... Белем йортларының төзекләндерү алып барылучы өлешләрендә хәзерге вакытта хәл шундыйрак. Әмма бу – вакытлыча гына була торган мәшәкатьләр. 

«Быел “Мәктәпләргә капиталь ремонт” федераль программасына ике белем бирү учреждениесен кертә алдык. Кукмара өченче мәктәбен – 63, ә Нырья мәктәбен 110 миллион сумга тулысынча төзекләндерергә һәм җиһазландырырга планлаштырабыз. Атна саен махсус комиссия төзелеш мәйданчыкларына чыга, шулай ук мин үзем дә эш барышын контрольдә тотам. Төзекләндерү график нигезендә алып барыла. Өченче мәктәптә якынча 50 процент эш башкарылган инде. Ике мәктәп бинасында да төзүчеләр кулы тимәгән бер почмак та калмаячак. Төзелеш эшләрен һәм райондагы мәктәпләрне яңа уку елына әзерләүне 15 августка кадәр төгәлләргә дигән бурыч куела», - диде Сергей Димитриев.


 
Кукмара өченче урта мәктәбен төзекләндерүгә районыбызның «Стройком Плюс» оешмасы алынган. Алар эшкә февраль аенда керешкән булганнар. 

«Төзелеш эшләре үзе генә 49 миллион сумга төшәчәк. Мәктәпнең барлык өч каты да яңадан сүтеп корылачак, коммуникация, канализация, җылылык, электр чыбыклары – һәммәсе яңартыла. Барлык эшләр дә санитар таләпләргә туры китереп башкарыла. Белем йортына витражлы стеналар, сыйныф бүлмәләренә пыяла ишекләр куелачак. Бинаның фасад өлеше дә Казандагы “Адымнар – белем һәм татулыкка юл” күптелле мәктәбе үрнәгендә ясалачак», - ди оешма җитәкчесе Вадим Әхәтов.

Уку елы төгәлләнмәде бит әле, укыту-тәрбия бирү ничек оештырыла икән, дип кызыксыныр күпләр. Әлеге сорауны без мәктәп директоры Диләрә Ганиевага да бирдек.

«Мәктәптә ике сменада барлыгы 942 бала укый. Төзелеш башлангач, әти-әниләрнең ризалыгы белән укыту системасын бераз үзгәртергә мәҗбүр булдык. Укучылар өч ай дәвамында төп фәннәрне, шул исәптән физик тәрбияне дә мәктәпкә килеп укыды, ә калган дәресләр дистанцион форматта алып барылды. Май аенда һәр сыйныф та өч сәгатькә белем йортына килеп укып китә. Башлангычлар өчен укыту исә тулысынча мәктәптә генә оештырыла. Алар өчен ике тапкыр ашату каралган. Ә инде калган сыйныфлар ашханәгә үз теләкләре буенча керә. 25 майда уку туктатылыр дип торабыз. Ай ахырына кадәр укучылар оешма-предприятиеләргә экскурсияләргә йөриячәк. Төзелешкә килгәндә, ул бинаның өченче катыннан башланды. Сыйныф бүлмәләрен зурайттык, кечкенәрәкләрне дә ясадык. Элек коридорларыбыз бик караңгы иде, витражлы тәрәзәләр куелгач, күзгә күренеп яктырды. Хәзер безнең ишекләребез дә бронь пыялалы булачак. Киләчәктә патриотик тәрбия бирүгә юнәлдерелгән грантка керергә телибез. Шунлыктан төзелеш барган вакытта ук музейны кайда, ничек итеп урнаштыру хакында уйлыйбыз. Хыяллар чынга ашса, күчмә музей тарих, шәхесләр, мәктәп тормышы дигән өлешләрдән торачак. Федераль программага эләгүебез – укытучылар коллективы һәм әти-әниләр өчен зур шатлык. Моның өчен район башлыгына рәхмәтебез чиксез», - ди Диләрә Хәким кызы.

 

Мәктәп бинасында барлык катларда да ишекләр алыштырылачак, стена һәм түшәмнәр яңартылачак, идәннәргә плитә һәм линолеум җәеләчәк. Шулай ук һәр сыйныф бүлмәсендә кулъюгыч булачак. Проект сметасы буенча бәдрәфләрдә аерым кабинкалар ясау да каралган. Иң зур яңалыкларның берсе – мөгаен, махсус бик куелган тәрәзәләр һәм балаларга утыру өчен агачтан ясалган, чыдамлы тәрәзә төпләредер. Мондый тәрәзәләр коридорларда һәм актлар залында урын алачак. 

«Узган ел ашханәгә республика программасы буенча 4 миллион 800 мең сумлык ремонт ясалган иде. Иганәчеләрнең, районның да ярдәме зур булды. Азык-төлек блогына барлыгы 2 миллион 45 мең сумлык җиһазлар алынды. Балалар саны күп булганлыктан, көн дәвамында укучыларны 27 тапкыр ашатырга туры килә, әмма без өлгерәбез. Тиздән белем йортына яңа парталар, физика һәм химия кабинетлары өчен җиһазлар, технология, тормыш иминлеге нигезләре фәне кабинетларына цифрлы кирәк-яраклар кайту көтелә. Шулай ук тимераяк, чаңгыларга, баскетбол сеткасына да заявка бирдек. Узган ел 500 мең сумлык грант откан идек, аңа 3D принтеры, башлангыч сыйныфларга мультфильмнар төшерү өчен мультимедия студиясе һәм башка әйберләр алдык», - дип сүзен дәвам итә мәктәп директоры.  

Диләрә Хәким кызы киләчәктә мәктәп янәшәсендә район җитәкчесе тырышлыгы белән башлангыч сыйныфлар өчен 375 балага исәпләнгән яңа бина төзеләчәген дә әйтеп үтте. Хәзерге вакытта сыйныф бүлмәләре, ашханә, медиацентр, конференц, спорт, акт заллары һәм башка бүлмәләрне үз эченә алган бинаның проекты эшләнә икән. 
 
Нырья мәктәбенең төзелеш мәйданчыгында да эш гөрли. Бер бригада таш сала, икенчеләр түбә яба, ут кертә, штукатурлый...

«2249 квадрат метр мәйданны тәшкил итүче мәктәпнең төзелүенә 40 елдан артык. Шунлыктан белем йорты капиталь төзекләндерү сорый иде. Дөрес, 2006 елда көчле давылдан соң аның бераз түбә өлеше, 2014 елда тәрәзә-ишекләре яңартылды. 2019 елда “Мәгариф” илкүләм проектының “Заманча мәктәп” федераль проекты кысаларында “Үсеш ноктасы” үзәге ачылды. Авыл һәм кече шәһәр мәктәпләренә исәпләнгән проект нигезендә белем йортында тормыш иминлеге нигезләре, информатика, малайлар һәм кызлар өчен технология кабинетлары төзекләндерелде, шахмат уйнау зонасы ясалды, матди-техник база яңартылды. Шулай ук узган ел ашханәдә капиталь ремонт ясалды, азык-төлек блогы җиһазлары алыштырылды. Әмма башка сыйныф бүлмәләре, бинаның эчке эшләре, җылылык челтәре, су һәм канализация системалары да бар бит әле. Федераль программа кысаларында мәктәптәге ремонт эшләре, җиһазлар алуны да кертеп, 110 миллион сумга төшә. Белем йорты нәкъ менә шәһәр мәктәпләре шикелле яңа, матур, заманча булачак. Бүгенге көндә белем йортында 186 бала тугыз авылдан килеп укый. Чит авыллардан укучыларны автобус йөртә. Ремонт башланса да, укулар туктатылмады, дәресләр гадәттәгечә алып барылды», - ди мәктәп директоры Николай Данилов.

Төзекләндерүне «Булгарстройкомплект» җәмгыяте башкара. 

«Мәктәпнең нигезе һәм коры каркасы гына калачак. Аның бар җире дә яңартыла. Түбә өчпочмак формасында кыеклап ясала, хәзерге вакытта икенче катта стеналардагы штукатурны җимердек, җылылык батареяларын алдык, идәннәрне яхшылап тигезләдек. Инженерлык челтәре эшләре дә үзвакытында башкарыла. Спорт залында идәнгә спорт линолеумы җәяргә планлаштырабыз. Шулай ук биредә киенү-чишенү, бәдрәф, душ бүлмәсе дә булачак. Фасад та үзенчәлекле һәм яңа технологияләр белән эшләнә. Безнең бурыч – эшне сыйфатлы итеп башкару һәм график нигезендә тапшыру», - ди участок җитәкчесе Алексей Сорокин.

Проектта иминлек системасына да урын бирелгән. Турникет, сак зонасы, сигнализация, видеокүзәтү җайланмасы – яңа уку елында барысы да өр-яңа булачак. Яңа парта-урындыклардан тыш, барлык бүлмәләргә дә җиһазлар, спорт кирәк-яраклары, интерактив эшләнмәләр кайту көтелә.

Фото: Алсу Сәләхетдинова/ «Хезмәт даны»
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk