Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Кукмара районы «Хәрбигә бүләк» акциясенә кушылды

Район башлыгы киңәшчесе Равия Каримуллина сүзләренә караганда, кыска гына вакыт эчендә уртак көч белән 4 тонна 201 килограмм авырлыкта азык-төлек, кием салым, гигиена кирәк-яракларыннан торган 350 посылка әзерләнгән.

Россия хатын-кызлары берлеге тарафыннан башлап җибәрелгән «Хәрбигә бүләк» акциясе «Татарстан хатын-кызлары» төбәкара иҗтимагый оешмасының райондагы бүлекчәсе, «Бердәм Россия» сәяси партиясенең җирле бүлекчәсе тарафыннан да зур хуплау тапты.

Украинада махсус операцияне үткәрүгә җәлеп ителгән солдатларга, хәрбиләргә ярдәм итү, теләктәшлек күрсәтү, ил халкының мәхәббәтен һәм күңел җылысын җиткерү өчен оештырылган игелекле эшкә Кукмара районының авыл җирлекләре, оешма-предприятиеләре, мәгариф учреждениеләре, шәхси эшмәкәрләре, район ветераннар советы, хәрбиләрнең язмышына битараф булмаган район халкы актив кушылды.

Район башлыгы киңәшчесе Равия Каримуллина сүзләренә караганда, кыска гына вакыт эчендә уртак көч белән 4 тонна 201 килограмм авырлыкта азык-төлек, кием салым, гигиена кирәк-яракларыннан торган 350 посылка әзерләнгән. Күчтәнәчләрне җыю әле дәвам итә.

«Барлык күчтәнәчләр дә аерым капларга тутырылды. Без аларны машиналарга төяп Казандагы махсус җыю пунктына җибәрәчәкбез. Тупланган товарлар арасында балалар һәм хатын-кызлар киемнәре дә шактый. Аларны исә республикага Украинадан кайтучыларга юлларга ниятлибез», - диде Равия Каримуллина.

Фото: Алсу Сәләхетдинова/ «Хезмәт даны»
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk