Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Кукмара районы башлыгы район халкын Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 78 еллыгы белән котлады

Бөек Ватан сугышында яу кырында башын салган хәрбиләрнең якты истәлеге хәтерләрдә мәңге сакланыр, геройларыбызның кылган батырлыклары онытылмас, диелә котлауда.

«Хөрмәтле сугыш һәм тыл ветераннары, райондашлар!

Сезнең барыгызны да иң изге бәйрәмнәрнең берсе – Бөек Ватан сугышында Җиңү көне белән котлыйм!  

Тарихка алтын хәрефләр белән язылган Җиңү бөтен илебез халкы - Кызыл Армия һәм флот командирларының, сугышчыларның, тылда көнне-төнгә ялгап эшләүчеләрнең уртак тырышлыгы, фидакарьлеге нәтиҗәсендә яуланды. Илебез азатлыгы өчен миллионлаган солдат үз гомерен, сәламәтлеген кызганмады. Сугыш утыннан өтелгән җирләребезнең һәр адымы Ватан өчен шәһит киткәннәрнең каны, аналарның күз яше белән сугарылган. Бөек Ватан сугышында яу кырында башын салган хәрбиләрнең якты истәлеге хәтерләрдә мәңге сакланыр, геройларыбызның кылган батырлыклары онытылмас. Тылда иген иккән, станок артында корал җитештергән тыл хезмәтчәннәренең үтелгән гомер юлы да батырлыкка тиң.

Тынычлыкның ни дәрәҗәдә кадерле икәнен бүген аеруча яхшы аңлыйбыз. Украина территориясендәге махсус хәрби операциядә катнашучы хәрбиләргә дә безнең бердәмлек һәм ярдәм кирәк. 

Кадерле ветераннар, тыл хезмәтчәннәре, райондашлар! 

Сугыш кырларында һәлак булганнар алдында башыбызны иябез, исәннәргә саулык-сәламәтлек, озын гомер телибез. Күкләребез аяз, көннәребез имин, тыныч булсын!» - диелә котлауда.
 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk